Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Эстрада җырчысы Салават Миннеханов белән очрашу 12.12.2015

Мәйдан каналы тапшыруы өчен 8,9 сыйныф укучылары белән эстрада җырчысы Салават Миннеханов очрашуы булды. Салават Миннеханов белән берлектә “Барам, барам” җырын башкардылар
-
7 нче декабрь көнне, Ватан геройлары көне 10.12.2015

7 нче декабрь көнне, Ватан геройлары көне уңаеннан, 1943 елда Псков өлкәсендә Птахино калкулыгын алганда геройларча һәлак булган Калимуллин Шариф Калимулла улының шәхси әйберләрен музейга тапшыру максаты белән Калимуллин Ш.ның туганы Ахметзянова Наилә апа белән зур очрашу үткәрелде. Очрашуга Янил агролицееның “Кар десанты” эзтабарлары, Балтач районы хәрби комиссариаты вәкиле Каримов Ф.Р., Балтач районы прокурор ярдәмчесе Шарифуллин Ф.Г. да катнашты.Очрашу музей директоры Зыятдинова Ф.М. белән берлектә оештырылды
-
“Хокук һәм тарих” айлыгына йомгак 08.12.2015

7 нче декабрь көнне иртәнге линейкада “Хокук һәм тарих” айлыгы чараларында актив катнашкан классларны грамоталар белән бүләкләделәр
-
Хоккей ярышлары башланып китте 06.12.2015

5 нче декабрь көнне Карадуган бозында 2002-2003 нче елгы укучылар арасында CХПК “Игенче” призына хоккей ярышы узды. Карадуган мәктәбе командасы зур аерма белән 1 нче урынны яулады. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Интеллектуаль уен “Что? Где? Когда?” 05.12.2015

4 нче декабрь көнне “Хокук һәм тарих” айлыгы кысаларында 8-11 класс укучылары белән интеллектуаль уен “Что? Где? Когда?” үткәрелде. Уеныбызга Балтач районы полиция хезмәткәрләре кунакка килделәр. Уеныбызда жюри әгъзалары булып командаларны бәяләделәр. Уен ахырында бик матур чыгыш ясадылар.
-
Арча районы профсоюз әгъзалары бездә кунакта 04.12.2015

3 нче декабрь көнне чиктәш район кунакларын, Арча районы профсоюз әгъзаларын каршы алдык. Мәктәбебез белән таныштырып уңышларыбыз турында сөйләдек.
-
11 классларда рус әдәбияты фәненнән йомгаклау иншасы 03.12.2015

2 нче декабрь көнне БДИ га керү шарты буларак 11 классларда рус әдәбияты фәненнән йомгаклау иншасы язалар. Укучыларга уңышлар телибез!
-
“Веселая зебра” 02.12.2015

1 нче декабрь көнне Хокук һәм тарих айлыгы кысаларында 1- 4 класслар өчен “Веселая зебра” уены үткәрелде. Балтач районы ГИБДД хезмәткәрләре Мингазов И.Р., Һадиева Л.М жюри әгъзалары булдылар һәм уенны бәяләп, бүләкләр тапшырдылар. Юллардагы иминлек буенча чыгыш ясап балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп киттеләр.
-
“Гаилә бюджеты” темасы буенча ачык дәрес 02.12.2015

1 нче декабрь көнне Хокук һәм тарих айлыгы кысаларында Һашимова Г.Р. 10 сыйныф укучылары белән мәктәбебез укытучылары алдында икътисад фәненнән “Гаилә бюджеты” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.
-
ЮНЕСКОның 70 еллыгы 01.12.2015

30 нчы ноябрь көнне Хокук һәм тарих айлыгы кысаларында 1-11 класс укучылары арасында ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган презентацияләр конкурсы узды. Укучылар ясаган презентацияләрен якладылар.












