Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, Республика Татарстан, Балтасинский район, дер. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 38/Татарстан Республикасы, Балтач районы, Карадуган авылы, Себер тракты 38 йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-21-29 |
| E-Mail: | ds.Karaduvan.balt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида" |
| Руководитель: | Бадрутдинова Зухра Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 воспитанников/76 бала |
| У нас учат: | 9 педагогов/9 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Кечкенәләр төркеме 25.03.2026

Кече яшьтәгеләрнең икенче төркеме балаларын , балалар бакчасында эшләүче оста куллы Әнисә апалары тегүче Һөнәре белән таныштырды.Ул балалар өчен бик матур күлмәкләр, калфаклар тегә. Аларны сәйләннәр белән чигә. Балаларга бу киемнәрне тегү машинасы белән тегуен аңлатып китте. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Бөтен һөнәр ияләренең дә мактауга лаек икәнлегенә төшенделәр.
-
Зурлар төркеме 24.03.2026

Буген зурлар торкемендэ кунакта Балтач электр челтәрләре инженеры, Дениснын этисе Гыйльмуллин Фэнзил белән очрашу булды.
Ул балаларны электрик һөнәре белән таныштырды, бу һөнәрнең әһәмияте турында сөйләде. Эш коралларын күрсәтте, балаларны көнкүрештә электр приборлары белән эш итүдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар. Алар фикер алыштылар, үзләре өчен файдалы нәтиҗәләр ясадылар.
-
Зурлар төркеме 23.03.2026

Бүген зурлар төркеме балалары Карадуган авылы китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Аларны анда китапханәче Зөһрә апалары каршы алды. Ул балаларны китапханә, андагы китаплар, аларның ничек саклануы белән таныштырды, китапханәче һөнәренең бик мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе икәненә басым ясады.
Әлеге чараның максаты - балаларны китапханәче һөнәре белән таныштыру, китапларга сакчыл караш тәрбияләү, китапханәче һөнәренең кызыклы һөнәр икәненә инандыру.
-
Зурлар төркеме
23.03.2026
Буген Карадуган балалар бакчасынын зурлар торкеме балалары,тэрбияче апалары, эти-энилэре белэн, Балтач районынын янгын сүндерү булегенә экскурсиягэ бардылар.Балаларны янгын сүндерү хезмэткэре, Марданов Фирзэр абыйлары каршы алды. Ул балаларны янгын сүндерүченең хәрби киемнәре, эш җиһазлары белән таныштырды. Шулай ук янгын сүндерү техникасы, кораллары турында сөйләде. Хәтта янгын сүндерү машинасына утырып карарга рөхсәт бирде. Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар.
Бу очрашу бик кызыклы hэм файдалы булды.
-
II кечкенәләр уртанчылар төркеме 19.03.2026

Буген "Чэчтарашханэ" һөнәре белән таныштырырга Миләүшә апалары кунакка килде.Чәчтараш һөнэре турында белемнэрен тирэнэйттелэр.Ничек чәч җыерга,ничек итеп кисергә,нинди кораллары барлыгын үз куллары белән тотып эшләп карадылар
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 19.03.2026

"Подари игрушку" акциясендә барлыгы 16 гаилә катнашты. Рамазан аенда биргән бүләкләрегез сәдакалардан китсен, барлык теләп биргән теләкләрегез кабул булсын, ятим балалар сөенеп куллансыннар
-
II кечкенәләр уртанчылар төркеме 17.03.2026

Бүген без балалар белән кунакка, Карадуган китапханәсендә эшләүче Зөһрә Мөхәммәтовнаны чакырдык.Балаларыбызга үзенең һөнәре турында сөйләп журналлар,китаплар белән таныштырды."Сез нинди әкиятләр беләсез " уенын уйнап,балаларның белемнәре белән кызыксынды.Шулай ук китапханәче һөнәре булып эшләү өчен бик күп китаплар укырга,китапларга карта сакчыл караш тәрбияләү кирәклеген аңлатты безгә Зөһрә Мөхәммәтовна
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 17.03.2026

Бүген мәктәпкә әзерлек балалары шәфкать туташы һөнәренең нечкәлекләре белән танышу өчен Карадуган медпунктына килделәр. Аларны шәфкать туташы Гүзәл апа каршы алды һәм үзенең эше белән таныштырды. Ул бу һөнәр иясенә кешелеклелек, чиксез сабырлык һәм түземлек кирәк булуын әйтеп үтте. Шул ук вакытта җылы сүзнең, яхшы мөнәсәбәтнең дә бик яхшы дәвалавына басым ясады.
Рәхмәт безне җылы каршы алулары өчен!
-
II кечкенәләр уртанчылар төркеме 17.03.2026

Бүген без балалар белән Карадуган авылындагы шәфкать туташы булып эшләүче Гүзәл Зөфәровна белән таныштык. Ул балаларга шәфкать туташының ничек эшләве турында балаларга әңгәмә уздырып, таныштырып чыкты
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 16.03.2026

Бүген мәктәпкә зерлек төркеме балалары Карадуган авылы китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Аларны анда китапханәче Зөһрә апалары каршы алды. Ул балаларны китапханә, андагы китаплар, аларның ничек саклануы белән таныштырды, китапханәче һөнәренең бик мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе икәненә басым ясады.
Әлеге чараның максаты - балаларны китапханәче һөнәре белән таныштыру, китапларга сакчыл караш тәрбияләү, китапханәче һөнәренең кызыклы һөнәр икәненә инандыру.








