Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, Республика Татарстан, Балтасинский район, дер. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 38/Татарстан Республикасы, Балтач районы, Карадуган авылы, Себер тракты 38 йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-21-29 |
| E-Mail: | ds.Karaduvan.balt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида" |
| Руководитель: | Бадрутдинова Зухра Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 воспитанников/76 бала |
| У нас учат: | 9 педагогов/9 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 09.01.2018

Без бүген "Кышлаучы кошлар" атналыгына кердек. Интерактив тактада кышлаучы кошларны карап аларның үзенчеләкле билгеләрен атадык. Кошлар турында планда каралган шигырьләрне һәм "Песнәк һәм Әнисә" хикәясен укыдык. Рәсем эшчәлегендә бәрәңге трафарет итеп кышлаучы кошларны ясадык.
-
Мәктәпкә әзерлек, уртанчылар төркемнэре 06.01.2018

Һәр елны, яңа елның беренче җомгасын зур түземсезлек белән көтеп алабыз.Бүген дә 5 январь көнне төркемебез балалары әти-әниләре белән берлектә тау шуарга җыелдык.Барыбыз да көткәнбез,бер хәбәр салу да җиткән.
-
I кечкенәләр төркеме 05.01.2018

I кечкенәләр төркем балалары бүген әти-әниләр белән тау шуарга бардылар. Рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Кунакка Кыш бабай да килде, балаларны Рәуфә апайлары пешергән коймак б н чәй эчтеләр. Бик күңелле булды.
-
II кечкенәләр төркеме 04.01.2018

Яңа ел ялларының бер көнендә төркемдәге балалар һәм аларның әти-әниләре белән саф һавага чыгу-безнең бакчада матур гадәткә әйләнеп бара. Менә бүген 4 гыйнвар көнне кичен Карадуган гимназиясенең боз мәйданчыгына балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары әти әниләре белән бергәләп җыелдылар. Аларны биредә тәрбияче апалары Гөлнур Ильязовна, Әнисә Шамилевна һәм Дилә Сәлимовна белән бергә Кыш бабай каршы алды һәм мәйданчыкка чакырды.Биредә балалар тимераякта шудылар, һәркайсын алар янына махсус чакырылган укучы абыйлары тәгәрмәчләрдә тартып ярыштылар. Берничә балага Кыш бабай бүләк итеп тимераяклар алып килгән булып чыкты. Балалар куана-куана, бик тырышып әти-әниләре ярдәмендә бозга бастылар. Ә Кыш бабай балаларның уеннарын да күзәтте, шигырьләрен сөйләтеп шоколадлар да өләште. Әти-әниләр дә, сабыйлар да файдалы да, күңелле дә очрашудан рәхмәт әйтеп таралыштылар.
-
29.12.2017

Мы с дружным коллективом на корпоративе. С новым 2018 годом!
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 28.12.2017

Кыш бабай, Кыш бабай,
Кунакка килгән.
Аның безнең белән
Биисе килгән.
-
I кечкенәләр төркем 27.12.2017

Яңа ел бәйрәме! Кыш бабай кечкенә балаларга килгән, күп бүләкләр алып килгән.
-
уртанчылар төркеме 27.12.2017

Безнең чыршы нинди матур
Якынрак барыйкчы.
Барлык уенчыкларны
да,
Якынрак карыйкчы.
Монда күпме уенчыклар,
Санап бетереп булмый,
Чыршыбыздагы һәрбер
ылыс,
Безгә сәламен юллый.
-
уртанчылар төркеме 26.12.2017

Уртанчылар - зурлар төркемендә "Безнең дустыбыз_ Кар бабай" темасына әти-әниләр арасында күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр актив катнаштылар, балалар белән берлектә бик матур кар бабайлар ясап алып килделәр.
-
21.12.2017

Кыш килде, салкын урамда,
Ә без куркып тормадык
Йомшак карны әвәләп
Матур сыннар булдырдык.








