МБДОУ «Дургинский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422249,Республика Татарстан,Балтасинский район, д. Дурга, ул. Школьная, д. 25, "А" |
Телефон: | +7(843)-683-71-34 |
E-Mail: | g.miliausha2011@yandex.ru/1278000103@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Дургинский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Гилязева Миляуша Даниловна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 8 воспитанников /8 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 1 воспитатель /1 тәрбияче |
Новости детского сада
4 ноябрь -Халыклар бердәмлеге көне/4 ноября - День народного единства
Опубликовано: 04.11.2024Бүген, 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көне.
Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу катлаулы чорда, безнең яклаучылар Ватан мәнфәгатьләрен махсус хәрби операциясе фронтларында яклаган вакытта, без аеруча бердәм булырга һәм ярдәм күрсәтергә тиеш.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Хөрмәтле райондашлар!
Районыбыз, илебез кебек үк, күпмилләтле. Биредә буыннан-буынга төрле халыклар: татарлар, руслар, удмуртлар, чуашлар, марилар һәм башка милләт кешеләре дус һәм тату яши. Һәрберегезне шушы матур мәгънәгә ия бәйрәм белән котлыйбыз! Килер көннәребез аяз, имин, тормышларыбыз мул булсын!
К списку новостей