Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Без гимнастика ясыйбыз! 12.09.2017

Яшел футболкалар киеп
Гимнастика ясыйбыз
Куңелле көйләр астында
Маршка атлыйбыз!
Уртанчылар төркеме гимнастика дәресендә.
-
“Игътибар-балалар!” 26.05.2017

ТР да 15 майдан – 5 июньгә кадәрге чорда “Игътибар-балалар!” - кисәтү чаралары уздыру бара. Әлеге уңайдан безнең балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән саф һавада “Светофор патшалыгына сәяхәт” оештырылды. Сәяхәттә ЮХИДИ нең Балтач бүлекчәсеннән дә хезмәткәрләр катнашты. Очрашу кызыклы һәм файдалы узды. Балалар алган белемнәрен уеннар, ярышлар аша ныгыттылар.
-
Уку елы тәмам. 24.05.2017

Майның соңгы атнасы бара. Еллык эшкә нәтиҗә ясый торган вакыт җитте. Әлеге максатны күздә тотып төркемнәрдә әти-әни җыелышлары бара. Җыелышларның көн тәртибенә уку елы нинди вакыйгалар белән истә калды, алда торган бурычлар ничек үтәлде кебек сораулар кертелде. Шулай ук балаларның тормыш иминлеген тәэмин итү буенча сораулар да ассызыкланды.
-
“Зур концерт” 17.05.2017

16 май көнне Балтач мәдәният үзәге бала-чага тавышыннан гөрләп торды. Анда “Балтачның 2 нче номерлы балалар бакчасы” коллективының отчет концерты булды. Үзләре нәниләр генә булсалар да “зур концерт” куйдылар. Әфарин, балалар, апалар һәм әти-әниләр!
-
“Табигать күрке – урманнар!” 11.05.2017

“2017 ел – экология елы !” – уңаеннан балалар белән төрле формада эшчәнлек алып барыла. Шуларның берсе, балалар өчен иң кызыклы һәм файдалысы – урманчы Марсель абый белән очрашу булды. Низамутдинов М. М. Лесхоз урман хуҗалыгында эшли. Ул мавыктыргыч, танып белүне үстерүгә юнәлтелгән презентацияләр кулланып туган ягыбызның урманнары, анда яшәүчеләр һәм аларның тормышы турында сөйләде. Шулай ук Марсель Мингазович балаларның урманнарда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ничек белүләре белән кызыксынды, фикерләрен тыңлады. Очрашу бик файдалы узды.
-
Урманнарны саклыйк! 10.05.2017

“2017 ел – экология елы” – дип игълан ителде. Шул уңайдан балаларда экологик культура башлангычлары тәрбияләү юнәлешендә күп төрле тәрбия чаралары алып барыла. Рус теле тәрбиячесе презентация кулланып, урманнарның кеше тормышында, яшәешендә зур урын алып торуын төшендерде. Балалар, урманнарны саклау, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында рус телендә үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
-
9 май – Бөек Җиңү бәйрәме! 05.05.2017

Менә тагын җиргә май ае килде. Язлар җиткән саен сагыш та, сагыну да арта. Халкыбызның батыр уллары канлы сугыш кырларында яулап алган җиңү бәйрәменә 72 ел тулды. Бүген тәүге зур бәйрәмне шатланып, олылап билгеләп үтәбез.
Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын
Балкып янсын күктә йолдызлар.
-
Җиңү аллеясында. 05.05.2017

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.
Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тынлыйк тын гына.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап кала ерак еллардан.
-
Балтач – батырлар төбәге! 04.05.2017

МББУ дә Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Балтач – батырлар төбәге!” дип исемләнгән стенд булдырдык.
Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә — асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
-
"Каенга матур бүләк" 04.05.2017

Кечкенәләр төркеме рәсем шөгылендә каенга яфраклар ясадылар.
Язлар җиткәч тау башында
Яфрак ярыр ак каен
Шул каенга матур итеп
Бүләк ясадык бүген.








