Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
"12 апрель - Космонавтика көне" 12.04.2022

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "12 нче апрель - Космонавтика" көненә багышлап рәсем күргәзмәсе оештырылды.
Тәрбиячеләр:Дәминова Я.М.,Шәмсетдинова А.Н.,Һәдиева Ч.М. -
"Сәлам-галәм" 12.04.2022

Әле җирдә яшәсәк тә, Күккә тарта йөрәкләр. Гагариннар кебек кыю Булу безнең теләкләр. Зурлар төркеме балалары белән космос турында белемнәрен үстердек. Тәрбиячеләр: Альмухаметова Г.Р.,Гильмутдинова Г.Р.
-
"Космонавтика көне" 12.04.2022

"12 нче апрель-Космонавтика көне" уңаеннан уртанчылар төркеме балалары белән "Белка һәм Стрелка" мультфильмын карадык. Тәрбиячеләр:Габдулхакова Л.Р.,Альмухаметова Г.Р.
-
"Татар малае" конкурсының җиңүчесе 08.04.2022

Бүген мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Хабибуллин Ислам район күләмендә узган "Татар малае" конкурсында 2 дәрәҗә дипломга лаек булды.Котлыйбыз!!!
-
"Татар кызчыгы" бәйгесендә финалист" 08.04.2022

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Саттарова Сәйдә район күләмендә үткәрелгән "Татар кызчыгы" бәйгесендә катнашып финалист дипломына лаек булды. Котлыйбыз!!!
Тәрбиячеләр Хадиева Ч.М., Акбирова Г.М. -
"Балтач сәнгать мәктәбе" бездә кунакта 07.04.2022

Бүген «Балтач сәнгать мәктәбе» укучылары бездә кунакта булды. Сәнгать мәктәбендә белем алучы кызлар һәм малайлар төрле уен коралларында уйнаса, аларга белем бирүче мөгаллимнәр кызыклы уеннар белән балаларның күңелен күрде. Музыка җитәкчесе: Шакирова Г.М.
-
"Музыка уен кораллары" 06.04.2022

Музыка атналыгы кысаларында бүген танып-белү эшчәнлегендә уртанчылар төркеме балалары белән музыка уен кораллары белән танышуны дәвам иттек.Аларның атамаларын истә калдырдык.Музыка ритмын тоемлауны үстердек.Балалар музыка уен коралларында уйнап карадылар. Тәрбиячеләр: Габдулхакова Л.Р.,Альмухаметова Г.Р.
-
"Сәнгать мәктәбендә кунакта" 06.04.2022

6 апрель көнне зурлар төркеме балалары «Балалар сәнгать мәктәбе» ндә кунакта булды. Директор урынбасары Сөләйманова Айгөл Илшатовна белән җанлы әңгәмә вакытында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Тәрбиячеләр: Гильмутдинова Г.Р.,Альмухаметова Г.Р. Музыка җитәкчесе:Шакирова Г.М.
-
"Бишек көйләре тыңлап" 06.04.2022

Йокыларның телим иң тәмлесен,
Төшләрнең телим иң матурын. Бакчабызда йокы алдыннан бишек көйләре тыңлау дәвам итә. Музыка җитәкчесе:Шакирова Г.М. -
"Күңелле оркестр" 05.04.2022

Бүген кече яшьтәгеләрнең икенче төркемендә тәрбияләнүче балалар музыка уен кораллары белән танышса, зурлар төркеме уен кораллары белән танышуны дәвам итеп оркестр оештырдылар. Тәрбиячеләр: Валиуллина Ф.Н.,Хакимова Г.М.,Гильмутдинова Г.Р.,Альмухаметова Г.Р., Музыка җитәкчесе:Шакирова Г.М.







