Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
08.07.2022

Корбан гаете алдыннан Балтач үзәк мәчете балаларны гает күчтәнәчләре белән сөендерде.
-
"Тәҗрибә бакчасында" 30.06.2022

Җиләк-җимеш, яшелчә
Сәламәтлеккә файда.
Суган, җиләк, кишер аша
Менә витамин кайда.
Бүген кече яшьтәгеләрнең 2 төркеме балалары тәҗрибә бакчасында җиләкне тышкы кыяфәте, зурлыгы, тәме буенча аерырга өйрәнделәр.
Тәрбиячеләр: Валиуллина Ф.Н.,Шакирова Г.М.. -
"Без спорт белән дус"" 30.06.2022

Бүген кечкенәләр төркемендә спорт күңел ачу иртәсе бик күңелле узды.Бу уеннар физик активлык, нәниләрдә кыюлык, өлгерлек, җитезлек кебек физик сыйфатлар тәрбияләү белән беррәттән, сабыйларның игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә булышлык итә.
Тәрбияче: Хадиева Ч.М. -
"Коляскалар парады" җиңүчеләре 27.06.2022

Кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Гарифуллин Даниллар гаиләсе "Яшьләр көне" кысаларында уздырылган "Коляскалар парады"нда катнашып 1 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Котлыйбыз, горурланабыз! Балалар бакчасы белән даими хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез!
-
"Тәҗрибә бакчасында" 27.06.2022

Балалар бакчасында тәҗрибә эшчәнлеген оештыру һәр балага әйләнә-тирә дөньяны танып белергә һәм үзенең кечкенә ачышларын ясарга ярдәм итә. Җәй көне табигать балалар өчен гаҗәеп төрле мохит тудыра. Алар үзләре өчен яңа дөнья һәм могҗизалар ача. Балаларда әйләнә-тирә табигать турында күзаллаулар формалаша, алар үзләренең күзаллауларын киңәйтә, уйларга, күзәтергә,нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Бүген уртанчылар төркеме балалары белән түтәлдәге сарымсакларны күзәттек,аларның укларын сындырдык. Тәрбияче: Альмухаметова Г.Р.
-
"Спорт көне" 22.06.2022

Бүген бакчабызда "Спорт көне" узды. Кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары белән саф һавада уеннар оештырдык,спорт төрләре турында әңгәмә үткәрдек. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде. Тәрбиячеләр: Альмухаметова Г.Р.,Чукаева М.Н.,Шамсутдинова А.Р.,Хадиева Ч.М.
-
"Эколяталар бакчабызда кунакта" 16.06.2022

Бүген кечкенәләр төркемендә Чыршы, Тихоня, Шалун һәм Умница балаларны хайванар һәм үсемлекләр төрлелеге белән таныштырдылар.
Тәрбияче: Хадиева Ч.М. -
"Табигать дуслары" 16.06.2022

Хайваннарга һәм үсемлекләргә карата сак караш тәрбияләү максатыннан бүген уртанчылар төркеме балалары белән әңгәмә үткәрдек һәм үсемлекләрне тәрбияләдек. Чыршы,Тихоня,Шалун,Умница безгә ярдәмгә килделәр. Тәрбиячеләр: Альмухаметова Г.Р.,Чукаева М.Н.
-
" Без-табигатьнең яшь саклаучылары" 15.06.2022

Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылыш - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар тирә- якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия турында рәсем ясап белемнәрен ныгыттылар.
Тәрбияче: Хадиева Ч.М. -
"Молодые защитники природы" 15.06.2022

Развиваем у детей средней группы внутреннюю потребность любви к природе и бережное отношение к ней через игру "Кто быстрее соберет мусор". Воспитатели: Альмухаметова Г.Р.,Чукаева М.Н.







