Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
| E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганский детский сад" |
| Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 15 воспитанников/ 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80
-
Кошлар кайта туган якларга! 21.03.2012

Канатлы дусларыбызны каршылыйк.
-
Иҗади концерт. 11.03.2012

7 нче март - мәктәп-бакча коллективы өчен зур бәйрәмгә әверелде. Халыкара -хатын кызлар бәйрәме уңаеннан барлык балалар һәм хезмәткәрләр көче белән матур гына концерт әзерләнеп куелды. Шунда ук күргәзмә- ярминкә гөрләде. Тамашачылар концертны бик яратып, җылы кабул итте. Әби- бабайларыбыз, әти-әниләребезнең йөзләрендә соклану хисләрен күрү безне тагы да яңа уңышларга рухландырды. Кунаклар традициягә әверелгән бу бәйрәм онытылмасын алга таба да дәвам итсен дигән теләктә таралыштылар.
-
Бәйрәм белән Сезне! 08.03.2012

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне гүзәл бәйрәм - 8 март халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Һәр барчагызга исәнлек, саулык, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар һәм сабырлык телибез!!!
-
Әниләр бәйрәме җитә! 05.03.2012

Мәктәбебездә 8 март - халыкара -хатын-кызлар бәйрәменә зур әзерлек бара. Укучыларыбыз күңел җылысын биреп үз куллары белән кадерле кешеләре- әниләренә бүләкләр ясадылар һәм аларны котларга - зурлап концерт куярга әзерләнәләр. Шулай ук әниләребез пешергән ризыклардан ярминкә оештырырга уйлыйлар.
7 март көнне 19.00 сәг.тә бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Биючеләр бииләр! 24.02.2012

Салавычта булып узган бию конкурсында авыл яшьләре белән бергә укытучылар катнашып уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
Кышкы мизгелләр! 18.02.2012

"Татарстан чаңгы юллары -2012" ярышын без дә хуплап, барлык мәктәп-бакча коллективы белән чаңгыда кышкы урманга сахрага чыктык. Басу-кырлардагы җәнлекләрнең эзләрен күзәтә-күзәтә, кышның сихри кояшлы кочагында барып җиткәнебез сизелмәде дә кебек. Биек таулардан шуып, күңелле уеннар уйнап вакыт тиз генә үтте. Эх, рәхәт шуулар бергәләп!- дип кайтыр юлга кузгалдык!
-
Юлда йөрсәң бул өлгер! 15.02.2012

Бакча тәрбиячесе Энҗе Рафаэлевна "Яшел ут" дип аталган юл йөрү кагыйдәләрен балаларга өйрәтү эшчәнлеге буенча конкурста катнашып уңышлы гына чыгыш ясады. Конкурс куст мәктәпләре арасында оештырылды.
-
Күргәзмәдә безнең өлеш. 08.02.2012

Мәктәп-бакча коллективы Балтач район үзәгендә үтәчәк авыл җирлекләре эшчәнлеген күрсәтү максатыннан оештырылган күргәзмәгә үз өлешен кертте. Аны безнең гөл- чәчәкләребез бизәп торачак.
-
Кошлар безнең дусларыбыз! 27.01.2012

Мәктәбебездә җимлек операциясе эшләвен дәвам итә. Укучылар мәктәп тирәсендә кошларыбызга җим савытлары ясап элделәр. Һәр көн саен һәр җимлеккә төрле азык салып, канатлы дусларыбызны салкын көннәрдә җылытып, сыйлап торалар. Барыбыз да канатлы дусларыбызны онытмыйк, һәрдаим аларга ярдәм итик, саваплы эштә катнашыйк! Аларның чыркылдашып, сөенеп ризык чүпләвен күзәтү күңелгә рәхәтлек, табигатькә ямь бирә.
-
Ут белән шаярма! 18.01.2012

Пожар куркынычсызлыгы темасына үткәрелгән республика конкурсының 1 нче этабында мәктәбебезнең 4 сыйныф укучылары Хөсәенова Айназ һәм Мөхәммәтҗанова Диләрәләр кул эшләре номинациясендә (хезмәт укытучысы Нигаматуллина Рәмзия җитәкчелегендә) район буенча I урынга лаек булдылар. Аларның киләчәктә дә уңышлар яулавын теләп калабыз!





