Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
| E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганский детский сад" |
| Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 15 воспитанников/ 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап смотр концерты 21.04.2015

20 нче апрель көнне Балтач мәдәният йортында мәктәп һәм балалар бакчалары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган смотр концертында безнең мәктәп укытучысы Закирова Р.Г., Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен сөйләп, уңышлы чыгыш ясады.
-
Тынычлык күгәрченнәре. 17.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, мәктәп укучылары тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар.
-
Җиңү дәресләре. 10.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, сыйныфларда Җиңү дәресләре уздырылды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 02.04.2015

Каникул чорында балаларыбыз ял итеп кенә ятмадылар. Алар сугыш турында кинолар карадылар, шигырьләр өйрәнделәр, рәсемнәр ясадылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 26.03.2015

Сыйныфташыбыз Хөсәенов Рамазанның әбисе дә, бабасы да сугыш чоры балалары. Рамазан аларның ул чорда ничек яшәүләре, киенүләре, укулары турында гел сораштырып тора. Алар сөйләгәннәрне безгә дә сөйли. Дустыбыз әби-бабасы белән бик горурлана, аларны бик ярата, аларның әле үзе янәшәсендә тагы да озын матур гомер итүләрен тели.
-
Язгы табигатькә экскурсия 21.03.2015

Көннәр бик матур тору сәбәпле, без чаңгыларда урманга экскурсиягә бардык. Саф һава суладык, басуның кардан ачыла башлаган урыннарын, күк йөзен, агач төпләрен, уяна башлаган бөреләрне, яр кырыйларын күзәттек. Иртәнге каткан карда туйганчы чаңгы шудык. Экскурсия бик күңелле булды!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 20.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, укучылар музыка дәресләрендә сугыш, тынычлык турында җырлар өйрәнәләр.
-
Кызыл яраннар 16.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, мәктәп коллективы авыл халкы өчен "Кызыл яраннар" дип аталган театральләштерелгән тамаша күрсәтте.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 12.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, "Җиңү килде җирне нурга күмеп" дигән сыйныф сәгате үткәрелде.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2015

Көннең яктылыгы кояшта,
күкнең матурлыгы йолдызларда,
җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сезне шул җир йөзен бизәгән
Халыкара Хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын ,
табигатьнең самимилеген өстәп,
күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек,
өегезгә иминлек алып килсен.





