муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
9 ларда имтихан... 02.11.2021

Каникул вакытында да 9 нчы сыйныф укучылары имтихан тапшыра. Шулай булмый хәл юк, быел бик җаваплы ел бит - чыгарылыш. Кичә һәм бүген алар рус теле һәм математикадан сынау, ягъни пробный ОГЭ эшләделәр.
-
Күңелле стартлар. 31.10.2021

Мәктәптә традицион рәвештә I чирек ахырында Уңыш бәйрәме үткәрәбез. Башта башлангыч сыйныф укучылары өчен Күңелле стартлар оештырылды. Җитезләр һәм Көчлеләр дигән ике команда кызыклы спорт ярышларында көч сынашты.
-
9 нчы сыйныфта әти-әниләр җыелышы. 30.10.2021

9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен махсус җыелышта ОГЭ, аңа әзерлек, укучыларның укуга карашы, консультацияләр һб күп мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Төрле фән укытучылары сорауларга җавап бирде.
-
Мини футбол уйнадык.
30.10.2021
Уңыш бәйрәмендә югары сыйныф укучылары командаларга бүленеп мини футбол уены уйнады.
-
Уңыш бәйрәме - 2021. 29.10.2021

Менә шулай бик матур итеп үткәрәбез без Уңыш бәйрәмен. Үзебез мәктәп бакчасында үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән сыйланабыз. Рәхәт һәм тәмле көн булды бу!
-
Чирек ахыры күңелле... 29.10.2021

Уңыш бәйрәменең иң күңелле мизгелләре ашханәдә тәмле ризыклар белән сыйлану инде, әлбәттә. Ә ашханәгә кергәндә һәр сыйныф җырлап керә.
-
Ел укытучысы-21 25.10.2021

"Ел укытучысы" бәйгесе кысаларында бүген башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Гарәфетдиновна 2 нче сыйныфта әйләнә-тирә фәненнән ачык дәрес һәм хезмәттәшләре белән осталык дәресе үткәрде.
-
Көзге бал 2021. 21.10.2021

Көзге бал кызыклы уеннары, җыр-биюләре белән көзге салкын кичтә күңелләребезне күтәрде.
-
Прокуратурага - 300 ел! -2. 20.10.2021

Россия прокуратурасының 300 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тәрбия сәгатендә 9 нчы сыйныф укучылары үзләре өчен күп мәгълүмат алды, кызыклы һәм файдалы уеннар уйнады. "Баланың туганнан алып балигъ булганчыга кадәр вакытта нинди хокук һәм бурычлары бар?" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрү бик отышлы алым булды.
-
Сообщи, где торгуют смертью. 19.10.2021

Бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате "Наркоманиягә юк дип әйтик" темасына багышланган иде.













