• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Урсаево» Азнакаевского муниципального района РТ/ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 67,423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 58
Телефон: +7(855)-923-51-16
E-Mail: Surs.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Урсаево» Азнакаевского района РТ
Руководитель: Харрасов Басир Сагирович
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 53
У нас учат: 16

Новости школы

ХXI гасыр хәзинәсе

Опубликовано: 11.02.2013

 

 Зал укучыларның туган якны тасвирлаган, табигатьне сакларга өндәгән плакатлары белән бизәлде, кул эшләреннән, фотосурәтләрдән, проект эшләреннән күргәзмә әзерләнде, мәктәптә узган экологик юнәлештәге чаралардан презентацияләр күрсәтелде.

    Чара әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Укучылар туган як, табигать темасына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. 11нче сыйныф укучысы Давлетбаев Булат “Су һәм аның үзлекләре (җитәкчесе Р.Р. Галимова),  7 нче сыйныф укучысы Галиуллин  Рөстәм “1 стакан су күпме тора?” (җитәкчесе М.Г. Нурмөхәмәтова)  дигән проект эшләре белән таныштырды.

Икенче өлештә кунаклар, үзләре белән якыннанрак таныштырып, эш урыннары, нинди хезмәт башкарулары хакында сөйләделәр.

   Айгөл Рәфис кызы укучыларга контроль инспекциясе эшчәнлеге  турында  фильм тәкъдим итте, аннары кызыклы тәҗрибәләргә күчеп, Ык елгасы, Азнакай һәм Урсай халкы эчә торган суларның катылыгын, тозлылыгын тикшерү анализын күрсәтте.

   Алга таба сүз Розалия Фоат кызына бирелде. Ул үз чыгышында, күрсәтмә материаллар файдаланып,сусызлык, үлемгә китерүче авыруларның сәбәпләре, су белән тәэмин итү гигиенасы хакында тәфсилләп сөйләде.Укучыларны куллар ярдәмендә гади, әмма сәламәтлек өчен бик файдалы булган күнегүләр ясарга өйрәтте, кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Озонаторның ни өчен хезмәт итүе, шуның ярдәмендә кислородка баетылган суның тәмен татып карау, берничә секундта ашказаны әчелегенә диагностика узып, сәламәтлек торышыңны белү укучыларга гына түгел, укытучыларга да кызык һәм файдалы булды.

   Әлеге очрашуны традицион булмаган экология дәресе дип атарга мөмкин.  Балалар бик күп өстәмә фәнни һәм практик белем алдылар, бәлки, кайберләре киләчәктә үзләренә шушы юнәлештә  һөнәр сайлар, ә кунакларга килгәндә, шимбә көне булуга карамастан, шәхси вакытларын бүлеп, мәктәпкә укучылар белән очрашуга килгән, белем һәм тәрбия бирү эшендә ярдәм күрсәткән  Розалия Фоат кызына һәм Айгөл Рәфис кызына укучылар чиксез рәхмәтле. Гомумән, соңгы елларда, Урсай мәктәбенә Роспотребнадзор идарәсе һәм Ык буе территориаль идарәсеннән кунаклар килеп чыгыш ясавы матур традициягә әйләнде. 

                                                                                                                                                                      Гарифуллина Фәйрүзә Сәет кызы

                                                                                                                                                                     татар теле һәм әдәбияты укытучысы



К списку новостей