Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 67,423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 58 |
| Телефон: | +7(855)-923-51-16 |
| E-Mail: | Surs.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Урсаево» Азнакаевского района РТ |
| Руководитель: | Харрасов Басир Сагирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 53 |
| У нас учат: | 16 |
Новости школы
Чисталык дәресе
Опубликовано: 18.01.2013
Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Чисталык дәресе үтте. Ул түбәндәге максатларны үз эченә алган иде.
1.Экологик культураны үстерү.
2. Экологик үзаң һәм акыл тәрбияләү.
3.Табигатькә гуманлы караш тәрбияләү.
4.Экологик проблемаларны чишү юлларын табу.
Дәрестә 1-11 класс укучылары катнашты. Укучылар “Табигатьне сөючеләр”түгәрәге членнары тәкъдим иткән “Җир шарын чүптән арындырыйк-планетаны саклыйк! “ дигән темага презентация карадылар. Дәрес ахырында 2013 нче ел-экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы уңаеннан мөрәҗәгать кабул иттеләр. Мөрәҗәгатьтә түбәндәге юллар бар иде : “ Хөрмәтле урсайлылар! 2013нче ел Татарстан Республикасы президенты тарафыннан экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы дип игълан ителде. Сезне шушы ел кысаларында үзебез яшәгән Җир шарын сакларга, аның табигый байлыкларыннан рациональ файдаланырга чакырабыз.Әйдәгез эшне үзебездән башлыйк: өй тирәләрен, ишек алларын чиста тотыйк. Тирә- юнебездә табигатьне пычратучыларга битараф булмыйк. Табигать һәрчак гадел, һәрчак җитди, һәрчак кырыс, хата һәм ялгышулар кешеләрдән икәнен онытмыйк! Авылыбызда бу юнәлештә эшләргә эшләр җитәрлек. Һәрберебез эшләргә мөмкин булган беренче адым- эшне үзебездән башлыйк, өй тирәләрен, урамнарны, елга-күлләрне чүп-чардан саклыйк. Икенче адым- бу кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә кисәтү ясаудан курыкмыйк. Өченче адым- төрле көнкүреш калдыкларын җыйнау өчен аерым урыннар булдырыйк. Һәр буын чиста һава суларга, чиста азык , су кулланырга хокуклы. Үзебездән соң килгән буыннарның да моңа хакы бар икәнен онытмыйк!
Дәрестә шулай ук һәр класска макулатура җыю өчен махсус савытлар куярга тәкъдим ителде.
К списку новостей













