Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 67,423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 58 |
| Телефон: | +7(855)-923-51-16 |
| E-Mail: | Surs.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Урсаево» Азнакаевского района РТ |
| Руководитель: | Харрасов Басир Сагирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 53 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Прием в следопыты 20.11.2019

2нче сыйныф укучылары тантаналы линейкада эзтабарлар сафына алынды.Соңыннан эзтабарлар командалары белән квест уены уздырылды.
-
Математика һәм информатика атналыгы
13.11.2019
Бу атнада математика һәм информатика атналыгы старт алды. План нигезендә 5-8класслар өчен "Своя игра" интеллектуаль уен оештырылды, тематик стенгазеталар ясалды. 5нче һәм 6 нчы сыйныфлар арасында командалар ярышы узды
-
Җәлил укулары 11.11.2019

Район күләмендә оештырылган "Җәлил укулары" шигырь сөйләү бәйгесендә 1нче класстан Ихсанова А.,11нче класстан Гиляров Д. (җитәкчеләре- Хурмакаева М.М.), 6нчы класстан Низамиева А.(җитәкчесе- Мостафина А.Н.) катнаштылар. Гиляров Д. призлы урынга лаек булды.
-
Яшь гражданнар форумы 08.11.2019

Мәктәбебезнең лидер укучылары Умарова Айзилә һәм Җиһаншин Рөстәм районда уздырылган "Татарстан Республикасының яшь гражданнар форумында" катнаштылар. Районыбызны үстерү, тагын да ямьләндерү буенча төрле идеяләрен, проектларын тәкъдим иттеләр. Умарова А.актив катнашуы өчен диплом белән бүләкләнде.
-
РДШ га кабул итү 29.10.2019

Бүген 5нче сыйныф укучылары тантаналы линейкада РДШ сафларына кабул ителде. Укучыларга рәсми рәвештә РДШ билгесе булган галстуклар тагылды. РДШ лидеры Умарова А. таләп һәм кагыйдәләре белән таныштырып, аның белән бергәлектә РДШ гимнын, флешмобын башкардылар.
-
"Агачларны коткарыйк" акциясе 29.10.2019

"Агачларны коткарыйк" акциясе кысаларында мәктәп күләмендә макулатура җыю оештырылды. Укучылар бик актив катнаштылар. Җиңүче класслар билгеләнде.
-
М.Кәримнең 100еллыгына багышлап 20.10.2019

20нче октябрь- М.Кәримнең тууына 100 ел.Шушы уңайдан мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мостафина А.Н.,Гарифуллина Ф.С. 5-11 нче класслар өчен "М.Кәрим иҗатына бер караш" дип аталган әдәби-музыкаль уздырдылар. Язучының тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнеп, җырларын тыңлап, документаль фильм карадылар.
-
"Татарча диктан яз" акциясе 19.10.2019

"Татарча диктант яз" акциясендә бар да: әти-әниләр, пенсионерлар,укучы балалар, укытучылар бик теләп катнаштылар. Киләсе елга тагын да күбрәк халык катнашыр дигән теләктә калабыз.
-
Китапханә атналыгы 19.10.2019

Китапханә атналыгы планы нигезендә күп төрле чаралар уздырылды. Дәреслек торышы тикшерелде, экият геройлары рәсемнәр күргәзмәсе ясалды, 1нче сыйныфлар өчен китапханә белән таныштыру экскурсиясе, табышмаклар кичәсе оештырылды.
-
Көз бәйрәме 17.10.2019

Югары, урта һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен "Көзге бал" уздырылды. Көз матурлыгына багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, төрле күңелле уеннар уйнадылар. Көзге уңыш белән "Көзге әкият" күргәзмәсе ясалды.













