Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 67,423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 58 |
| Телефон: | +7(855)-923-51-16 |
| E-Mail: | Surs.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Урсаево» Азнакаевского района РТ |
| Руководитель: | Харрасов Басир Сагирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 53 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115
-
Конференция 30.03.2012

29 март көнне 1нче сыйныф укычысы Гумерова Айгизә, 2 нче сыйныф укучысы Хөрмәкәев Динис, 3 нче сыйныф укучысы Диляров Дима Чаллы шәһәрендә узган I нче республика күләм "Я познаю мир" конференциясендә катнаштылар. Айгизә "Гаилә китабы", Динис "Минем шәҗәрам", Дима "Новая жизнь старым вещам" темасына чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә Диляров Дима үз номинациясендә 1 нче дәрәҗә дипломына лаек булды.
Диманы һәм аның укытучысын Рәмилә Фоатовна Насибуллинаны зур уңышлары белән тәбрик итәбез!
-
Интернет-урок 20.03.2012

20 нче март көнне "Имею право знать" дип аталган интернет дәрес узды. Әлеге дәрестән соң укучылар сәламәт яшәү рәвешенә күнегергә кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
-
Әлифба бәйрәме 03.03.2012

3 март көнне беренче сыйныф укучылары өчен иң истәлекле бәйрәмнәрнең берсе Әлифба бәйрәме узды. Укучылар Әлифба китабын йомгаклап, үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, кроссвордлар чиштеләр. Бәйрәмгә әти-әниләр дә парлап килгән иде.
-
Оборона һәм масса айлыгы
24.02.2012
22 февраль көнне оборона һәм масса айлыгының иң күңелле чараларыннан берсе - хәрби-патриотик җыр җырлап, стройда йөрү конкурсы.
Жюри, конкурсның нигезләмәсе буенча, маршировканы 10 төрле критерийдан чыгып беяләде. Классларга түбәндәге урыннар билгеләнде:
1 урын - 8 сыйныф
2 урын - 7 сыйныф
3 урын - 6 сыйныф
4 урын - 9 сыйныф
5 урын - 5 сыйныф
6 урын - 10, 11 сыныфлар
Конкурска кунак итеп чакырылган сугыш ветераны Галиев Зөфәр абый, отставкадагы өлкән прапорщик Валеев Арсенал абый жюри составында булуы сәбәпле, укучылар бәйгегә аеруча җитди әзерләнделәр.
-
Аҗаган уены
24.02.2012
22.02.12.
Февраль аеның йомгаклау чарасы булып "Аҗаган - Зарница" уены тора. Барлык укучылар 2 командага: Зәңгәрләр һәм Яшелләр командасына бүленеп, чанада узышу, чөй җыю, аркан тартышу, граната ыргыту һәм җитезлекне сыный торган башка төрле ярышлар уздырылды. Барлык уеннарга нәтиҗә ясаганнан соң, Зәңгәрләр командасы җиңүче дип табылды.
-
V Фәнни-гамәли конференция 10.02.2012

Урсай урта мәктәбендә 2008 нче елдан бирле февраль аенда укучыларның Фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Анда укучылар үзләренең проект эшләрен тәкъдим итәләр.
-
Спорт яңалыклары 26.12.2011

Безнең мәктәп ихатасындагы хоккей корты спорт сөючеләрне кабул итәргә әзер.
Гыйнвар аеннан хоккей уеннары башланачак.
Хоккей түгәрәгенә йөрүчеләргә быелгы ярышларда зур җиңүләр телибез!
-
Яңа ел белән! 26.12.2011

Сезне барыгызны да яңа, 2012 ел белән котлыйбыз!
Озын гомер, ныклы сәламәтлек, күп шатлыклар, гаилә бәхете, иминлек, әти-әниләргә эшләрендә, балаларга укуда зур уңышлар телибез! Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшик!
Яңа ел сөенечләр генә китерсен! Бэхетле булыгыз!!!
-
Олимпиада - 2011 20.12.2011

Быелгы муниципаль тур олимпиадалар уңышлы гына тәмамландылар. Безенең мәктәп укучылары да үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Рус теле олимпиадасында 11 сыйныф укучысы Шайхуллина Айсылу 1 урынга,
технологиядән 9 сыйныф укучысы Хазишин Айнур 3 урынга лаек булдылар. Без аларны ирешкән уңышлары белән тәбрик итәбез һәм Республика күләм олимпиадада да зур уңышларга ирешерләр дип ышанып калабыз.
-
Әниләр бәйрәме! 30.11.2011

29.11.11 сәгать 18.00 мәктәптә Әниләр көненә багышланган "Илгә - матурлык, җиргә - батырлык сез бирәсез, газиз әниләр!" дигән кичә узды.













