Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урманаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423311, Республика Татарстан, Азнакаевский муниципальный район, с. Урманаево, ул. Г. Галиева.д.32А |
| Телефон: | +7(855)-924-30-68 |
| E-Mail: | urmanaevo.azn@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Урманаево" Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хайбуллина Гульшат Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 43 учащихся, детские сад: Урманаево -5 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урманаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция 15.11.2018

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ихсанова Э.Т., тарих укытучысы Латыпова А.А. "Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү:хәзерге торышы һәм преспективалары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар, чыгыш ясадылар. Район, авыл, мәктәп тарихы, этнотуризмның преспективалары турындагы чыгышлар укучыларда фәнни эшчәнлекне үстерү юнәлешендә зур роль уйный.
-
"Кызыклы математика сәгате" 14.11.2018

Математика укытучысы Вагапова Г.З. 5 һәм 6 сыйныф укучылары белән "Кызыклы математика сәгате" уены уздырды
-
"Информацион калейдоскоп" 13.11.2018

Информатика укытучысы Заляева Р.М. 7 һәм 8 класс укучылары белән "Информацион калейдоскоп" дигән класстан тыш чара үткәрде
-
Математика һәм информатика атналыгы 12.11.2018

Бүген мәктәптә математика һәм информатика атналыгына старт бирелде. Укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Географический диктант 11.11.2018

11 ноября 2018 года в школе состоялся Географический диктант. Масштабная международная просветительская акция, инициатором которой является Президент РФ Владимир Путин, проводится Русским географическим обществом в четвёртый раз. Впервые в этом году вариант Диктанта состоял из двух частей, каждая из которых включала 15 вопросов и различалась по степени сложности.
-
"Көзге бал" кичәсе 30.10.2018

30 октябрьда 5-11 сыйныфлар өчен "Көзге бал" кичәсе үткәрелде. Чарада укучылар ике командага бүленеп көч сынашты. Укучыларның сәләтен, тырышлыгын кунаклар да, жюри да бәяләде.
-
Китапханә атналыгы 30.10.2018

Китапханә атналыгында үткәрелгән чараларда ("Татарстан Республикасы милли китапханәсе" турында үткәрелгән викторинада, "Китапка икенче гомер бүләк ит" акциясендә, "Китап табиблары" көнендә) актив катнашкан укучыларга бүләкләр бирелде.
-
Китапханә атналыгы 23.10.2018

Башлангыч класс укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды.
-
Парламент дәресе - 2018 16.10.2018

16 октябрь көнне мәктәбебездә “Парламент, җәмгыять һәм мин” дигән тема астында парламент дәресе узды. Укучыларга республика хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органының тоткан урыны һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу ысул-кораллары турында, тормышыбызда Законның нинди зур әһәмияткә ия булуы хакында аңлатылды.
-
Өлкәннәр көне 04.10.2018

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Безнең мәктәбебездә дә үзенең бөтен гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлап хәзерге вакытта лаеклы ялда булган өлкән укытучыларыбыз өчен бәйрәм үткәрелде.













