Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский район, г. Азнакаево, ул. М.Хасанова, д. 24 |
| Телефон: | +7(855)-929-80-11 |
| E-Mail: | S7.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ№7 г. Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нургалиева Ирина Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 806 учащихся |
| У нас учат: | 58 педагогов |
Новости школы
“Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз”
Опубликовано: 13.02.2015
Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Бу уңайдан 13 нче февраль көнне Азнакай шәһәренең 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз” дип исемләнгән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган III районкүләм фәнни-эзләнү конференциясе үтте.
Әлеге конференция Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендә сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, апаларга, бабайларга, әбиләргә, олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту; укучыларны эзләнү эшенә тарту; гаилә, нәсел тарихы белән кызыксындыру; аларның иҗади сәләтләрен, матур сөйләү күнекмәләрен үстерү
максатларын күздә тотып үткәрелде.
Бу чарада Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе мәктәпләреннән килгән укучылар үзләренең сугыш китергән хәсрәт-михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп, ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан сугыш чоры кешеләре - әби-бабайлары турында бик эчтәлекле чыгышлар ясадылар.
Конференциянең 2 нче өлеше мәктәп музеенда дәвам итте. 7 нче мәктәпнең туган якны өйрәнүче берләшмә укучылары шушы мәктәптә озак еллар буе хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан укытучыларыбыз – сугыш чоры балалары турында сөйләделәр. Алар арасыннан мәктәп җитәкчесе булып эшләгән Усманов Самат Баттал улының һәм Кашапова Хәдичә апаның катнашуы бу чараны тагын да баерак һәм әһәмиятлерәк итте. Алар шул авыр чорлар турында тәфсилләп сөйләделәр, укучыларга үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.
Нәфис сүз һәм моң белән үрелеп барган әлеге чара бер сулышта узып китте.
К списку новостей











