Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский район, г. Азнакаево, ул. М.Хасанова, д. 24 |
| Телефон: | +7(855)-929-80-11 |
| E-Mail: | S7.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ№7 г. Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нургалиева Ирина Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 806 учащихся |
| У нас учат: | 58 педагогов |
Новости школы
"Сугыш чоры балалары"
Опубликовано: 17.12.201417 нче декабрь көнне 1В, 2В, 4А классларында Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сугыш чоры балалары" дигән исем астында ачык класс сәгате узды. Класс сәгатенә кунак итеп балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән әби Рәшитова Нурҗиһан апа һәм аның кызы чакырылган иде. Алар шул чорда ничек белем алулары, нинди шартларда яшәүләре, колхозга ярдәм итүләре турында сөйләделәр.
Рәшитова Нурҗиһан апа сөйләгән истәлекләрдән: "Язу карасы булмагач, без эт шомырты агачының җимешләрен кайнатып, кара ясый идек. Укуга теләк шулкадәр көчле иде, ләкин мөмкинлекләр булмады. Кияргә кием, ашарга юк, китап-дәфтәр турында әйтәсе дә юк. Шулай да мин 7 классны укып бетерә алдым."
Кечкенә буйлы, ябык кына кыз ирләр башкарасы эшнең нинди авыр, ләкин эшләргә кирәк булуын, булдыра алмагач, бик каты кайгыруын күз яшьләре аша хәтеренә алды.
Бүгенге көндә кызы тәрбиясендә бик бәхетле яшәве белән горурлана.
Кыскасы, класс сәгате бик эчтәлекле узды. Балаларга тәрбияви йогынтысы зур булды. Сөйләшү соңыннан чәй өстәле артында дәвам итте.
К списку новостей











