• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №7» г. Азнакаево/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 7-нче урта гомуми белем мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский район, г. Азнакаево, ул. М.Хасанова, д. 24
Телефон: +7(855)-929-80-11
E-Mail: S7.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ№7 г. Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Руководитель: Нургалиева Ирина Ильдусовна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 806 учащихся
У нас учат: 58 педагогов

Новости школы

Укучылар конференциясе

Опубликовано: 25.04.2013

 

 

25нче апрель көнне Азнакай 7нче урта мәктәбендә  «Туган ягым йолдызлары» дип исемләнгән  районкүләм укучыларның II эзләнү-тикшеренү эшләре конференциясе үткәрелде. Конференциядә шәһәребезне һәм районыбызны үз хезмәте, сәнгате белән ерак илләргә таныткан күренекле шәхесләргә багышлап, шәһәр мәктәпләренең 7,8,9,10нчы сыйныф укучылары бик кызыклы һәм эчтәлекле проект эшләре белән чыгыш ясадылар. Аеруча актив катнашучылар шәһәребезнең 3,4,5,6,7,8нче мәктәп һәм гимназия укучылары иде. Укучылар үз эшләренә бик җитди килгәннәр, зур эзләнүле эшләр башкарганнар. Укучыларның чыгышларын гадел хөкем итеп, нәтиҗәләр чыгаручы жюри әгъзәләре: Азнакай төбәген өйрәнү музее хезмәткәре Мостафина Гөлфия Данил кызы, Азнакай ЦДТ турист- краеведение бүлеге методисты Латыпова Светлана Салих кызы, Актүбә бистәсенең 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбе милли эшләр буенча директор урынбасары, татар теле укытучыларының шәһәр  методик берләшмә җитәкчесе Кашапова Фәнүзә Әнвәр кызы, Азнакай шәһәре 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбе милли эшләр буенча директор урынбасары Илсөяр Роуфат кызы һәр эшне мактауга лаек дип табып, укучыларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр. Конференциядә катнашучылар сертификатлар белән, җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр.

Яшь буынның үз туган телләрен, туган җирләренең тарихы һәм данлыклы кешеләре белән кызыксынулары, горурлана белүләре бик куандыра һәм сокландыра. Үз телен, тарихын, гореф-гадәтен белгән халыкның гына киләчәге бар диләр. Шулай булгач, без тәрбияләгән яшь буынга безнең телебез яшәр, тарихыбыз буыннан-буынга күчәр, тырышлыкларыбыз онытылмас дигән өметләребезне багълыйбыз.

 



К списку новостей