Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский район, г. Азнакаево, ул. М.Хасанова, д. 24 |
| Телефон: | +7(855)-929-80-11 |
| E-Mail: | S7.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ№7 г. Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нургалиева Ирина Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 806 учащихся |
| У нас учат: | 58 педагогов |
Новости школы
“Яшә, чишмә!”
Опубликовано: 01.12.2017
7 нче мәктәпнең 9 нчы А сыйныфы укучылары биология укытучысы Зарипова Рәмзия Нәсыйх кызы җитәкчелегендә “Яшә, чишмә!”-волонтёрлар отряды оештырды. Алар, 4 төркемгә бүленеп, Азнакай шәһәре һәм районының чишмәләре торышын тикшерде, чишмәләрне чистартып һәм аның тирә-ягын матурландыру өстендә нәтиҗәле эш башкаруларын презентация формасында күрсәттеләр. Бу чарада мәктәп администрациясе, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгыныңЫк буе территориаль идарәсе белгече Вәлиева Эльза Хәниф кызы, “Роспотребнадзор” оешмасы җитәкчесе Хәсәншина Розалия Фоат кызы, мәгълүмати-методик үзәк методисты Гөлназ Миннегәрәй кызы, укучыларның ата-аналары, мәктәп укытучылары катнашты. Проект эше алар тарафыннан уңышлы һәм уңай бәяләнде.
“Туган ягыбызны ярату, аның табигатенә сакчыл караш, чишмәләрне чистарту, тәртиптә тоту буенча эш алып бару- һәркемнең бурычы,минемчә”,-диде проект җитәкчесе , “Укытучы- мастер-2017” гранты иясе Рәмзия Нәсыйх кызы . Укытучы-эксперт, 5 нче мәктәпнең физика укытучысы Гагина Валентина Викторовна да бу чараны уңай бәяләп, шушы күркәм башлангычның дәвамлы булуын теләде.
Волонтёрлар отрядының башкарган эшенә нәтиҗә ясап, Ык буе территориаль идарәсе белгече Вәлиева Э.Х. укучыларга һәм проект җитәкчесе Р.Н. Зариповага истәлекле бүләкләр тапшырды.Директорыбыз Гыйләҗева З.С. мәктәптә экологик эш юнәлешен көчәйтүгә басым ясалачагы һәм әлеге башлангычны дәвам итәчәгебезне әйтте.
К списку новостей











