Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский район, г. Азнакаево, ул. М.Хасанова, д. 24 |
| Телефон: | +7(855)-929-80-11 |
| E-Mail: | S7.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ№7 г. Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нургалиева Ирина Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 806 учащихся |
| У нас учат: | 58 педагогов |
Новости школы
Научно-исследовательская конференция школьников
Опубликовано: 03.05.2012
25 нче апрель көнне мәктәптә «Азнакай төбәгенең атамалары» дигән
I фәнни-гәмәли укучылар конференциясе үткәрелде. Конференция Татарстан Республикасында тарихи- мәдәни мирас елы һәм татар теле атналыгы уңаеннан оештырылды. Конференциядә 5-11нче сыйныф укучыларының Азнакай, Чатыр тау, Уразай, Үчәлле, Татшуган, Чалпы, Сукаеш, Урсай, Мөслим, Әсәй, Әлкәй, Кәкре елга, Чемадур авылларының атамалары тарихы турында бик эчтәлекле чыгышлары тыңланды. Укучылар үз эшләренә бик җитди килгәннәр, зур эзләнүле эшләр башкарганнар. Конференциядә катнашучылар сертификатлар белән, җиңүчеләр дипломнар һәм кыммәтле призлар белән, әзерләгән укытучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Конференция кунаклары: Азнакай төбәген өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Мостафина Гөлфия Даниловна, 5нче гомуми урта белем бирү мәктәбе милли эшләр буенча директор урынбасары Галия Гариповна, 8нче гомуми урта белем бирү мәктәбе милли эшләр буенча директор урынбасары Игтисамова Ландыш Илгизаровна, 6нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе милли эшләр буенча директор урынбасары Зөлфия Миннегалимовна укчыларның чыгышлары белән канәгатләнеп, тупланган чыгышлар буенча җыентык чыгарырга тәкъдим итеп, уңышлар теләп калдылар.
К списку новостей











