Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №5 с углубленным изучением английского языка» города Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)/Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423332, РТ, Азнакаевский район, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 8(855)929-32-71 |
| E-Mail: | S5.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района |
| Руководитель: | Султанова Люция Миннияровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 499 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости школы
“Театр яктылыкка, нурга илтә”
Опубликовано: 16.04.201415 нче апрель көнне мәктәбебез укытучылары Сөләйманова З.М. һәм Шиһапова Г.Р җитәкчелегендә 7Б сыйныф укучылар шәһәребезнең үзәк музеенда Халыкара театр көненә багышланган "Театр яктылыкка, нурга илтә" исемле кичәдә катнаштылар. Бу кичәдә театр тарихы, Азнакай халык театры режиссерлары һәм уйнаучылары белән таныштырдылар. Шулай ук бу очрашуда үзебезнең мәдәният йортында озак еллар эшләп, театр эшчәлеген югары үрләргә күтәргән хөрмәтле Миңнеханова Зөлхия Гыймазетдин кызы, искиткеч талантлы, нурлы Зимфира ханым Кашапова һәм 20 елга якын Азнакай халык театрын җитәкләп баручы режиссерыбыз Гата абый Ялалов чыгыш ясадылар. Алар балалырга мәдәниятне, сәнгатьне онытмаска, иҗат белән күбрәк кызыксынырга киңәш иттеләр. Ә иң мөһиме, туган телне сакларга һәм матур итеп горурланып, туган телебездә сөйләшергә өндәделәр. Кичә бик күңелле узды. Азнакаебызның тарихына кереп калачак бу бөек шәхесләребезгә иҗади уңышлар теләп калабыз. Кичәне оештыручы музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.
К списку новостей







