МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Сарлы» Азнакаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423315, с. Сарлы, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-923-65-22 |
| E-Mail: | Minzilya.muhammadiev@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Сарлы"Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мухаммадиева Минзиля Миргалиевна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 38 учащихся/ 38 укучы, Сарлы балалар бакчасында - 2 тәрбияләнүче, Буляк балалар бакчасында- 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 16 педагогов/ 16 педагог, балалар бакчасында 4 тәрбияче, 4 воспитателя |
Новости главные
"Якташ язучылар" күргәзмәсе
Опубликовано: 22.10.2015“Мәктәп китапханәчеләре айлыгы” кысаларында Сарлы авылы гомуми белем бирү мәктәбендә план буенча күп төрле чаралар уздырылды.” Якташ язучылар” күргәзмәсе якташ язучылар иҗаты белән якыннанрак таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, якташ язучылар иҗатына кызыксыну уяту; туган як табигатен , туган җирне ярату хисләре тәрбияләү максаты белән оештырылды. Бу күргәзмәдә укучылар, укытучылар , район мәгариф идарәсе методик эшләр үзәге вәкитле , ата-аналар катнашты . Барлыгы 50 кеше булды һәм 45 китап кургәзмәдә урын алды. Ш.Галиевның 6 китабы, Г. Саетшинаның 1 китабы, Ф. Исламовның 1, И.Гыйләҗевнең 3, Р.Закуановның 4, С.Шәриповның 3 , Г. Садретдинованың 3, Н Әхмәдиевның 8 , Ә. Исхаковның 3 ,Ф. Исмагыйлованың 1, Ф. Зыятдинованың 1, Г Әхмәтҗановның 1, Р Шәрипованың 1 китабы күргәзмәгә куелды. Китапханәче Гатиятова А.З. күргәзмә белән таныштырганда Сарлы мәктәбендә эшләгән Нур Әхмәдиев, шушы мәктәптә укыган һәм Бүләк авылыннан чыккан Гөлчәчәк Садретдинова иҗатына басым ясады.
”Гөлстан” әдәби берләшмәсе турында стена газетасы күргәзмәне тагын да тулыландырды. 10 сыйныф укучылары Илдус Гыйләҗевнең “Чатыртау тылсымы” җыентыгыннан “Сарлыны сагыну”, Гөлчәчәк Садретдинованың “ Мәхаббәт энҗеләре” җыентыгыннан “ Туган авылым Бүләк” шигырьләрен кунакларга сәнгатьле итеп укыдылар.
Бу күргәзмә күпләрдә кызыксыну уятты. Китапларны тотып , актарып, укып караучылар да булды. Күргәзмәдән соң басмаларны укытучылар дәресләрдә, класс җитәкчеләре тәрбия эшендә , укучылар аң-белемнәрен киңәйтүдә , ата-аналар ял вакытларында кулланачакларын белдерделәр
К списку новостей










