МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Сарлы» Азнакаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423315, с. Сарлы, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-923-65-22 |
| E-Mail: | Minzilya.muhammadiev@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Сарлы"Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мухаммадиева Минзиля Миргалиевна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 38 учащихся/ 38 укучы, Сарлы балалар бакчасында - 2 тәрбияләнүче, Буляк балалар бакчасында- 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 16 педагогов/ 16 педагог, балалар бакчасында 4 тәрбияче, 4 воспитателя |
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Сарлы» Азнакаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Спортчылар белән очрашу.Встреча спортсменами 11.02.2023

Февраль аеның беренче декадасы безнең мәктәп очрашуга әзерләнеп, һәр иртә яңа планнар, яңа эшләр белән башланды. Күптән хыялланган очрашу 10 февраль гә билгеләнде.Кемнәр белән очрашу диясезме? Сарлы урта мәктәбен төрле елларда тәмамлаган, үзенең тормышында нәсел җепләре Сарлы авылына бәйләнгән спорт ветраннарын чакырдык без. Хөҗҗәтов Мәннәф Сөләйман улы, Тимбаков Фанис һәм Рашит Тәлгат уллары, Сәгыйтдинов Таһир Җәүдәт улы, Сахапов Рәмис Рәзиф улы чакырылган кунакларыбыз. Абыйлар мәктәпкә дулкынланып, сөенеп килделәр. Килгән кунакларны ишек төбеннән үк яшь армия сафларында тәрбияләнүчеләр каршы алды. Залга аларның грамоталары, кубоклары, рәхмәт хатлары, таныклыклары, вымпелларыннан торган күргәзмә ясалды. Бәйрәм укучыларның чыгышларыннан, җыр- бию, спортчыларга сораулар белән үрелеп барды. Сарлы авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ленар Мөһәррәм улы, мәктәп директоры Сәгыйтдинов Рафаэль Мөдәрис улы кунакларны сәламләп, аларга сәламәтлек гаилә бәхете теләделәр. Муеннарына медальләрен аскан спортчылар укучылар алдында чыгыш ясаганда дулкынлануларын яшермәделәр.Күп еллар элек тәмамлаган мәктәбенә кире кайтып чыгыш ясау зур горурлык икәнен әйттеләр.Кичә спортчылар белән фотога төшү белән тәмамланды.
Очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып сизелмичә үтте. Һәрберебез кичәдән үзенә яңа көч, яшәргә яңа энергия һәм тормыш яме алды .Бу очрашу ярдәмендә укучыларыбызда спортка карата уңай сыйфатлар тәрбияләргә тырыштык.Очрашуга килгән спортчыларның һәркайсына сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.
-
Ветераннарга шефлык 11.02.2023

Һәр атнаның җомга, шимбә көннәрендә ветераннарга шефлык оештырабыз.
В каждую неделю организуем тимуровскую работу.
-
Противогаз кию ярышы. 09.02.2023

Средства индивидуальной защиты органов дыхания. Противогазы: история создания, типы, правила надевания. Руководитель ОБЖ провел урок по данной теме.Потом провели соревнования "Кто быстрее"
ТИН җитәкчесе Салихов Ф.М противогаз ни өчен һәм ничек киелә темасына әңгәмә үткәрде .Вакытка противогаз кию ярышы уздырылды.
-
Пневматик мылтыктан ату ярышы 08.02.2023

Айлыкның иң кызыклы ярышы пневматик мылтыктан ату . Башлангычлардан башлап һәр баланың катнашасы килеп тора.
В рамках месячника это соревнование самое интересное.Каңдый ученик с ңеланием участвует в сорвновании по стрельбе
-
Әлифба бәйрәме 08.02.2023

Беренчеләр өчен иң күңелле бәйрәм -Әлифба бәйрәме. Укырга, язырга, санау күнекмәләренә өйрәнеп бүген әти-әниләр, укучылар алдында сынау тотты беренчеләр.
-
Итоговое собеседование по русскому языку.Рус теле фәненнән йомгаклау әңгәмәсе. 08.02.2023

В школе прошло итоговое собеседование для учеников девятых классов. Присутствовал общественный наблюдатель родитель Хикматуллинга Гульгена Талгатовна Результат станет допуском к государственной итоговой аттестации. Перед собеседованием ребята прошли инструктаж.
Итоговое собеседование предполагает выполнение заданий на проверку навыков устной речи. Результатом испытания является зачет\незачет. Максимальное количество баллов — 20, при этом для зачета достаточно 10.
На выполнение участнику отводится в среднем 15 минут. Для участников с ограниченными возможностями здоровья и инвалидов продолжительность экзамена увеличивается на 30 минут (до 45 минут).
С результатами итогового собеседования школьники будут ознакомлены не позднее 22 февраля. Для тех, кто получит незачет или не явится на экзамен по уважительным причинам, предусмотрены дополнительные сроки сдачи — 15 марта и 15 мая -
Соревнования по стрельбе из пневматической винтовки памяти С.И Махонина. Ату ярышы 08.02.2023

Поздравляем команду юношей МБОУ "СОШ с Сарлы" с хорошими результатами в соревнованиях по стрельбе из пневматической винтовки памяти С.И Махонина.
Укучыларны ярышта җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Соревнования по бадминтону.Бадминтон ярышы 07.02.2023

Бадминтон возник в Индии, где прообразом ему стала игра «пуна». Позже моряки завезли эту игру в Англию, где игра постепенно начала набирать популярность. ... . Сегодня в школе провели соревнования по бадминтону.
Бадминтон уены Индияда барлыкка килгән.Соңрак Англияга алып килгәннәр.Бүген мәктәптә бадминтон ярышы үтте.
-
Неделя химии.Химия атналыгы 07.02.2023

Химическая викторина среди учащихся 8-9 классов в рамках недели химии.
Химия атналыгы кысаларында химик викторина уены уздырылды.
-
Неделя безопасного Инернета.Куркынычсыз Интернет атналыгы 03.02.2023

Мероприятие в рамках "Недели безопасного Интернета". Игра-беседа "Интернет-наш друг"
"Интернет безнең дус" уенын китапханәче Латифуллина Н Ш белән берлектә уздырык










