МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23 |
| Телефон: | 8(85592)7-50-77; 7-50-63 |
| E-Mail: | aznuo.priemnaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ УО |
| Руководитель: | Гилязова Зульфия Султангировна |
Новости
“Тукай эзләре буйлап”
Опубликовано: 23.04.2026Бүген Азнакай шәһәре 5 нче урта мәктәбендә,татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышлап “Тукай эзләре буйлап” квест –уены узды. Әлеге чарада Азнакай шәһәре 4 нче лицееның, 5 нче , 6 нчы мәктәпләрнең 5-6 нчы сыйныф укучылары көч сынашты. Уен 5 нче мәктәп укучылары әзерләгән концерт номерлары белән башланып китте. Командалар 8 тукталышта Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган биремнәр үтәделәр. Укучыларның Тукаебыз турындагы белемнәре тирән булуы шатландырды. Квест- уен нәтиҗәләре түбәндәгече булды: 1 нче урын- 4 нче лицейның “Тукай оныклары” командасы; 2 нче урын- 5нче урта мәктәпнең “Зирәкләр” командасы; 3 нче урын- 6 нчы урта мәктәпнең “Без- Тукай оныклары”. Афәрин! Катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
К списку новостей













