• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Центр детского творчества города Азнакаево"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423330, Республика Татарстан город Азнакаево, ул. Ленина, д. 18
Телефон: +7(855)-927-33-34
E-Mail: Rushaniya.Hasanova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОДО "ЦДТ г. Азнакаево"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Хасанова Раушания Миннахматовна
Год основания учреждения: 1955
У нас учатся: 1868
У нас учат: 68

Все новости ЦДТ

17 нче октябрь көнне Азнакай Балалар Иҗатына караган “Музей активистлары” оешмасының укучылары һәм гимназиянең 8 класс укучылары Азнакай 3 нче урта мәктәбенең локаль конфликтларда катнашкан укучыларына багышланган музей почмагына сәяхәт ясадылар

Опубликовано: 20.10.2015

2015 елның 17 нче октябрь көнне Азнакай Балалар Иҗатына караган “Музей активистлары” ( җит. Гари пова Т.М.) членнары һәм Гимназиянең 8 класс укучылары (кл. җит. Багаутдинова Л.Р.) Азнакай 3 нче урта мәктәбенең локаль конфликтларда катнашкан укучыларына багышланган музей почмагына сәяхәт ясадылар.  

         Сугыш ул кайсысы да афәт. Азнакайның 250 артык ир-егете әфган сугышында катнашты, аларның 40 артыгы үз бурычын намус белән үтәп, орден-медальләргә лаек булды. 6 якташыбыз әфган җирендә батырларча һәлак булды, 4 егетебез ил мәнфәгатьләрен яклап Чечен республикасында һәлак булды.

        Музей почмагы җитәкчесе Сулейманова Ильгизә Гилемхан кызы укучыларны шушы мәктәптә белем алып,  Чечен республикасында интернациональ бурычны үтәгән чагында батырларча һәлак булган Каримов Айрат Альберт улы (15.10.1974-06.01.1995), Сөләймәнов Руслан Рөстәм улы (15.06.1971-02.1995), Хафизов Дамир Равис улы (02.02.1981-18.02.1999) на багышланган стенд янында аларның тормыш юлларына, укыган елларындагы истәлекләренә, чит җирләрнең кызу кояшы һәм тауларның үлем сулышы астында ныгыган солдат дуслыгы турында сөйләде. Аларга багышланган альбомнар каралды. Музей почмагының 2-нче ягы мәктәп тарихына багышланган стенд янында да укучылар тын да алмый 3-нче мәктәпнең Бөек Ватан сугышы ветераннары Андриенко Ю.И., Андриенко А.Г., Крылов А. И., сугыш чоры балалар-укытучылары, тыл ветеран-укытучылары турында да игътибар белән тыңладылар. Мәктәпнең беренче җитәкчесе-директоры Хакимова Әкрама Хәким кызы турында да һәм мәктәп тарихына да музей җитәкчесе зур әһәмият бирде. Музей җитәкчесе укучыларны актив, тырыш булып, илебезнең патриотлары булып усәргә, физкультура дәресләрендә сәламәтлеккә һәм аны ныгытуга аңлы караш тәрбияләргә, акыл үсешен күтәрергә һәм тормыш өчен мөһим сыйфатларны булдырырга өндәде.

2015 елның 17 нче октябрь көнне Азнакай Балалар Иҗатына караган “Музей активистлары” оешмасының укучылары һәм Гимназиянең 8 класс укучылары  Азнакай 3 нче урта мәктәбенең локаль конфликтларда катнашкан укучыларына багышланган музей почмагына сәяхәт ясадылар



К списку новостей