Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Центр детского творчества города Азнакаево"
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан город Азнакаево, ул. Ленина, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-927-33-34 |
| E-Mail: | Rushaniya.Hasanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОДО "ЦДТ г. Азнакаево" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Хасанова Раушания Миннахматовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 1868 |
| У нас учат: | 68 |
Все новости ЦДТ
7 октябрь көнне Азнакай Балалар Ижаты Үзәге “Мәгариф” музей активистлары һәм Лидерлар мәктәбе активистлары укытучы-педагог, җәмагать эшлеклесе, ялкынлы публицист, сугышчы-фронтовик Касимов Миргасим Әбелкасым улы белән очрашудан зур тәэсирләр белән кайттылар
Опубликовано: 09.10.20157 октябрь көнне Азнакай Балалар Ижаты Үзәге “Мәгариф” музей активистлары (җит. Гарипова Т.М.) һәм Лидерлар мәктәбе активистлары
(җит. Габдрахманова Р.И.) укытучы-педагог, җәмагать эшлеклесе, ялкынлы публицист, сугышчы-фронтовик Касимов Миргасим Әбелкасым улы белән очрашудан зур тәэсирләр белән кайттылар. Активистлар ветеранга, хөрмәт итеп, тәбрикләү сүзләре, истәлекле альбом, фотолы рамкалар һәм чәчәк букеты бүләк иттеләр, Татарстан варислары берлегенә кабул итеп ветеранга галстук бүләк иттеләр.
Шактый олы яшькә җитеп тә камил акыл, күңел көрлеге саклап калу зур бәхеттер. Безгә нәкъ менә шундый кеше белән очрашырга туры килде. Ул 4 октябрь көнне үзенең 99 яшен билгеләп узган. Ул 11 балалы гади гаиләдә Азнакай районы Сәпәй авылында туып үскән. Авыл мәктәбен тәмамлагач, 1930-1933елларда Казан Авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамалый. “Коммуна” газетасында, район райком комсомылында, партия совет органнарында, №2,5, кичке эшче мәктәпләрендә укыта, завРОНО да була. Пенсиягә чыккач та ПАТП да 10 ел диспетчерда эшли, 15 ел Ветераннар советын җитәкли. Күп мәртәбәләр җирле Совет депутаты булып сайлана. Мәтбугатта актив катнаша. Әлеге искитмәле хәтерен югалтмаган ветеранга да озын гомер аның авыр балалык еллары, сугышта үткән яшьлек еллары, үзенең бөтен эш дәверендә иҗтимагый тормышта актив катнашуы, тырышлыгы, белемгә омтылуы өчен бирелгәндер, мөгаен. Ул бүген Азнакай шәһәренең Почетлы Гражданины. “Сугышчан Кызыл байрак”, I,II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Сугышчан хезмәтләре”,”Хезмәткә дан”, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Нәбилә белән 64 ел тату гомер кичереп 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Ветеран Миргасим Әбелкасым улы “Гомер аккан су кебек үтә. Әнә шулай гомер юлым гел хезмәт белән үтте, кайгылар булды, шатлыгы да... Актив, тырыш, ярдәмчел, миһербанлы, һәрнәрсәгә әзер булып үсегез!” –дип белдерде. Очрашу мизгелләрендә түгәрәк өстәл артында ветеран белән чәй эчүләр , фотога төшүләр, очрашу истәлеген видеотасмага язулар күңелләрдә онытылмас хатирәләр калдырды.
Әнә шулай үткәннәрне барлап, бүгенге тормышка сөенеп, шөкерана кылып кызы Наилә хөрмәтендә яши бүген ветеран. Безне дә: “Тагын килегез, рәхмәт, - дип озатып калды. Әлбәттә, Ходай насыйп итсә, 100 яшенә дә ...
К списку новостей






