• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Центр детского творчества города Азнакаево"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423330, Республика Татарстан город Азнакаево, ул. Ленина, д. 18
Телефон: +7(855)-927-33-34
E-Mail: Rushaniya.Hasanova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОДО "ЦДТ г. Азнакаево"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Хасанова Раушания Миннахматовна
Год основания учреждения: 1955
У нас учатся: 1868
У нас учат: 68

Все новости ЦДТ

19.05.2018 күпләр өчен күңелләрдә үткәннәрнең якты хәтирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 96 ел тулу уңаеннан балалар иҗат үзәгендә “Кичә тимурчылар, бүген – волонтерлар” дип аталган зур чара үткәрелде

Опубликовано: 09.05.2018

Пионер җырлары белән үрелеп барган тантананың икенче өлеше Балалар иҗат үзәгендә урнашкан музейда дәвам итте.

Пионерия атрибутлары бүген музейда, я булмаса кадерләп сандыкта саклансалар да, узган гасырның 80нче елларга чаклы туган балалары кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын әле дә сагынып, горурланып искә алалар.

Мәлбагыш урта мәктәбендә 40 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан Лариса ханым Шайхуллина-Хуҗина да “Бик кызыклы чорда яшәдек”, дия-дия үзе белән алып килгән фотосурәтләрне күрсәтте.

– «Пионерия» сүзен ишетү белән безнең буын кешеләренең күз алдына шау-гөр килеп яшьнәп яшәгән мәктәп еллары килеп баса. Мин эшләгән дәвердә мәктәптә пионер, комсомол тормышы кайнап тора иде. Бер генә колхоз эшеннән читтә калмадык: җир сөрүдән башлап, чөгендер кисү, урып-җыю эшләрендә катнаштык, ындырда ярдәм иттек. Барысын да сөйләп бетерә торган түгел, – диде ул.

Изге максат белән янган пионериягә алмашка бүген эзтабар, варис яшьләр, волонтерлар хәрәкәте килде. Исемнәре үзгәрсә дә, идеологияләр алышынса да, аларның барысын да республикабызны, илебезне ярату, ватанпәрвәрлек тойгылары берләштерә.

Кешеләргә шатлык китерү, битараф булмау, эшне чын күңелдән башкару, тормышны тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәргә тырышу – һәрберебезнең тормыш девизы булсын ул.

 



К списку новостей