Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Центр детского творчества города Азнакаево"
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан город Азнакаево, ул. Ленина, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-927-33-34 |
| E-Mail: | Rushaniya.Hasanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОДО "ЦДТ г. Азнакаево" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Хасанова Раушания Миннахматовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 1868 |
| У нас учат: | 68 |
Все новости ЦДТ
18.05.2018 балалар иҗат үзәгендә Халык-ара музейлар көненә багышланган “Музейлар төне”, “Кичәге тимурчылар, бүгенге волонтерлар” дигән исем астында үтте
Опубликовано: 21.05.2018Тимурчылык эшен Тымытык мәктәбе укучылары нәкъ элеккегечә монтаж формасында күрсәттеләр. Чакырылган ветераннар Флера Исламова, Рәсимә Хәмитова,Әнисә Халимова, Лариса Хуҗиналар үзләренең, озак еллар пионервожатый булып эшләү дәверендә тимурчылык отрядлары белән җитәкчелек иткән елларын кызыклы итеп сөйләделәр.
Хәзерге заман волонтерларын театрәлләштерелгән күренешләр белән, Сарлы мәктәбе укучылары күрсәттеләр. Экраннарда районда волонтерлык хәрәкәте күрсәтелде.
Җиңү волонтерлары исеменнән бик күп еллар хәбәрсез югалганнарны эзләү белән шөгыльләнүче, 20 дән артык хәбәрсез югалган авылдашларын табучы Исламов Фирдәвес Зөфәр улының да бәйрәмдә катнашуы экскурсатлар очен бик зур бүләк булды. Әле яңарак кына Югары Стәрле авылыннан мәктәп директоры булып эшләгән җирдән фронтка алынып, 1942 елны хәбәрсез югалган Хәкимов Нәҗипне тапты Фирдәвес Зөфәр улы. Нәҗип Хакимовның кызы Диләрә апа да, бәйрәмдә катнашты.Теләгән кешегә Нәҗип Хәкимовның фронттан тормыш иптәшенә язган хатларын укырга мөмкинлек тудырылган иде.
Спорт буенча волонтер буларак 2013 елда Казанда булып узган Универсиадада волонтер булып, Канада, Финляндия һәм Мексика спорт командалары белән эшләгән Миләүшә Аминованың истәлекле әйберләре, волонтер киемнәре экспонат буларк къргщзмшнш куелган иде.
Экология волонтерларының эше белән Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче “Кедр” экологик берләшмәсе җитәкчсе Мәрьям Гыйльманова таныштырды. Ул чишмәләрне чистартулары, урманчылык оешмасына ярдәм итеп агачлар утыртырга ярдәм итүләре турында җентекләп сөйләде.
Регина Стрих җитәкчелегендә “Җырла гитара” вокаль- интрументаль ансамбле узләренең волонтерлык концертлары турында сөйләделәр , экскурсиягә килүчеләргә җырларын бүләк иттеләр.
Шәһәр һәм авыл мәктәпләренән килгән экскурсантлар Эшче –Крестьян Кызыл Армиясе һәм Флоты оештыруылының 100 еллыгына багышлап, аерым залда оештырылган экспозициядә дә булдылар. Залда мәктәп музейларынан җыелган экспонатлар Кызыл Армия оештырылганнан башлап бүгенге көнгә кадәр : гражданнар сугышы, фин, Бөек Ватан сугышы, илебездә булган төрле локаль сугышлар катнашучылар турында альбомнар, ветераннар турында истәлекләр һәм сугышның үзен чагылдырган экспонатлар куелган иде. Укучыларны бигрәк тә Чапаев дивизиясе кавалеристлары йорткән кылыч, Мосин винтовкасы штыгы,совет һәм немец солдатының каскасы, сугышчыларның котелоклары,калагы,чәйнүк , шул чорларның хәрби киемнәре, яктышыбыз генерал- майор Фатих Булатовның шәхси кителе һ.б. кызыксындырды.
Өстәмә белем бирү педагоглары Зөлфия Шагиева һәм Гүзәл Галиевалар экскурсоводларга , Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә Георгий лентасы ясарга өйрәттеләр.
Соңыннан зур залда “Тимур һәм аның командасы” дигән кинофильмнан өзекләр күрсәтелде.
Бу көнне Балалар иҗат үзәгендә экспонатлар белән танышырга һәм күрсәтелгән чараларны карарга 700 гә якын зурлар һәм балалар булып китте.
К списку новостей






