Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Центр детского творчества города Азнакаево"
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан город Азнакаево, ул. Ленина, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-927-33-34 |
| E-Mail: | Rushaniya.Hasanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОДО "ЦДТ г. Азнакаево" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Хасанова Раушания Миннахматовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 1868 |
| У нас учат: | 68 |
Все новости ЦДТ
Азнакай мәгариф идәрасы музее хезмәткәрләре 22 март көнне Урсай авылы мәдәният йортында укытучы , шагыйрә Тәкыя апа Шәрипованың 95 еллыгына багышланган “Шигырьләремдә күңелем җылысы” – дип исемләнгән искә алу кичәсе уздырырдылар
Опубликовано: 24.03.2017Фойеда "Укытучы өстәле 50-60 еллар", "Укытучы өстәле 60-70 еллар" дип исемләнгән экспонатлар эшләнде.
Шигырь дигән төшенчәдә. Сихри бер көч. Тылсым бар ... Барлык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, шагыйрә, “Күңелем җәүһәрләре” һәм “Ык буйлары- гомер бишегем” шигырь китаплары авторы Тәкыя апа Шарипованың 95 еллыгына багышланган исә алу кичәсе шундый шигырь юллары белән башланып китте.. Кичә 22 март көнне Урсай мәдәният йортында Бөтендөнья поэзия көненә туры китереп әзерләнгән иде.
Искә алу барышында Тәкыя апаның биографиясе. Хезмәт юлы, әдәби эшчәнлеге яктыртылды.. Беренчеләрдән булып Тәкыя апа турында аның укучысы ды, хезмәттәше дә, туганы да булган Мәдинә апа Гарипова сөйләде. Чыгыш Мәдинә апа үзе язган шигырь юллары белән үрелеп барды. “ Гөлстан” әдәби берләшмә әгъзәләре Нәфис Гәрәйшин, Нәсимә Фазлыева Тәкыя апаның публицистик эшен яктырттылар. Чөнки Тәкыя апа гомере буенча “Маяк” газетасының алыштыргысыз хәбәрчесе булды. Тәнкыйтьләп тә, авылдашларының тырыш хезмәтенә сокланып та язды ул газетага. Матур – матур хикәяләре дә, парчалары да басылды газета битләрендә. Тәкыя апаның “Мин - Ык буе баласы” парчасын барлык тамашачының күңеленә үтеп керерлек итеп гимназия укытучысы Фәйрүзә Хөсәенова укыды. Калган шигырьләрен шул ук гимназиянең завучы Рәмилә Семенова сөйләде.Тәкыя апаның хезмәт һәм иҗат юлын экранда әзерләп мәктәп укытучысы Рәмзия Миндаровна күрсәтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Фәйрүзә Саитовна укыту һәм тәрбия эшендә Тәкыя Шарипова хезмәтләрен файдалану турында сөйләде.
К списку новостей






