Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Центр детского творчества города Азнакаево"
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан город Азнакаево, ул. Ленина, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-927-33-34 |
| E-Mail: | Rushaniya.Hasanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОДО "ЦДТ г. Азнакаево" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Хасанова Раушания Миннахматовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 1868 |
| У нас учат: | 68 |
Все новости ЦДТ
24.11.18.00 сәг. балалар иҗат үзәгендә “Гаҗаеп дөнья ул – кино дөньясы" дип исемләнгән кино-концерт булды
Опубликовано: 25.11.2016ГАҖӘЕП ДӨНЬЯ УЛ - КИНО ДӨНЬЯСЫ.
24 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән кино-концерт нәкъ менә шулай дип аталды. Бәйрәм кичәсенең исеме дә җисеменә туры килә иде.Чөнки тамашачы экраннарда популяр булган фильмнардан өзекләр карады, аларда башкарылгын җырларны тыңлады, кино төшергәндә килеп чыккан кызыклы вакыйгалар белән танышты, гөмүмән алганда нәкъ кино телендә сөйләште. Балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар иҗат үзәгеның иҗат төркемнәре , укытучылар “Весёлые ребята”, “Язның унҗиде мизгеле”, “Капитан Грант балалары”, “Күләгәләр көн уртасында югала”, “ Сугышка бары тик картлар гына бара”,”Долгая дорога в дюнах”, “Офицерлар”, “Московская сага”, “Ак чәчәкләр”, “О бедном гусаре замолвите слово”,”Жестокий романс”, “Оттепель”, “И все это о нем”, “Вам и не снилось”, “Мәскәү күз яшьләренә ышанмый”, “Ах , водевиль, водевиль” нәфис фильмнарыннан , “Едут, едут по Берлину наши казаки” документаль фильмыннан җырлар, биюләр, инструменталь пьесалар башкардылар.
Балалар сәнгать мәктәбеннән “Бәхет” (җит. Наилә Шарифуллина ), “Фантазия” (җит. Эльвира Шайхуллина) вокал ансамбльләре, Азалия Хасаншина, Лилия Тимированың,җырлары, “5+” интрументаль төркеме (җит. Луиза Латыфуллина, Луиза Бакина) , скрипкачы кызлар Ләйлә Дәбихуллина, Адилә Зиатдинова ( җит. Зульфия Еникеева), “Violini” ансамбле кызларының (җит. Лилия Тимирова ), скрипкада өздереп уйнаулары , хореография бүлеге укытучысы Миләүшә Зарифуллина башкаруында чегән кызлары биюе, шулай ук Балалар иҗат үзәгеннән “Мирас” бию төркеме (җит. Фирүзә Кадермаева) башкаруындагы биюләр, 7нче мәктәптән Резеда Гыйлаҗева, гимназиядән Марат Зарипов, Чуар- Абдул мәктәбеннән Регина Закирова, Балалар иҗат үзәге директоры Рушания Хасанова, методисты Лилия Зарипованың җырлары халык күңелен яулап алды . 8 нче мәктәптән Фәйрүзә Гатауллина җитәкчелегендәге “Наз” фольклор ансамбле укучыларының , “Смуглянка” көен уйнаулары , әйтерсең дә сәхнәдә, экранда барган “Сугышка бары тик картлар гына бара” фильмының дәвамы иде. Балалар сәнгать мәктәбеннән Фирдәвес Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге “Юлдаш” вокал ансабленең “Долгая дорога в дюнах” фильмыннан “Бишек җыры” н башкарганда бик күп тамашачылар , ирексездән күз яшьләрен сөрттеләр. Ана образын башкаручы Халидә Гафарованы балалар уратып . кочаклап алгач, һәркем үз әнисен исенә төшергәндер сыман тоелды миңа. Алып баручылар Сергей Кротов белән Рузилә Габдрахманова концерт программасына кергән фильмнар, андагы төп рольләрне башкаручы актерлар турындагы кызыклы фактларны тамашачыга җылы итеп кабул итәрлек итеп сөйләделәр. Экраннарда күрсәтелгән фильмнардан өзекләрне , артистларның биогафиясеннән истәлеклне мизгелләрне Регина Зәйниева әзерләгән. Белгәнегезчә бу катлаулы хезмәт, мультимедия операторыннан бик күп җаваплылык сорый. Кино-концертның сценарий авторы һәм режиссеры Балалар иҗат үзәгенең “Мәгәриф” музее җитәкчесе Наилә Шаяхметова. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Башка бәйрәмнәрдән үзгә булган бу кино –концерт Балалар сәнгать мәктәбе һәм Балалар иҗат үзәге коллективларының тамашачыга онытылмаслык зур бүләге булды. Тагы да зуррак иҗади уңышлар аларга.
Әнисә Халимова – педагог-ветеран
К списку новостей






