Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Центр детского творчества города Азнакаево"
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан город Азнакаево, ул. Ленина, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-927-33-34 |
| E-Mail: | Rushaniya.Hasanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОДО "ЦДТ г. Азнакаево" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Хасанова Раушания Миннахматовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 1868 |
| У нас учат: | 68 |
Все новости ЦДТ
28.09.13.00 сәг. гимназиядә Балалар иҗат үзәге һәи гимназия белән берлектә "Баш иябез , сезнең алда өлкән буын" - дип исемләнгән театрәлләштерелгән кичә үткәрелде
Опубликовано: 03.10.2016Кичә өлкәннәргә, шулай ук гимназиянең ачылу көненнән башлап тарих укытучысы булып эшләгән, мәктәпнең музеен оештырган, аның җитәкчесе булган, Исламов Альберт Авзаловичның яшен билгеләп үтүгә багышланган иде.
Альберт абыйның балачагы, сугыш вакытына һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә.Гимназия укучылары Альберт абыйның балачагын, үсмер елларын , шундый дөреслеккә туры китереп тасвирладылар, залда утыручы тамашачыларның бик күпләренең күзләренә яшь килде.
Гимназиянең "Туган якны өйрәнү" музееның кайбер экспонатлары "җанланып" ни өчен Альберт Авзаловичка кадерле икәнлекләрен сөйләп күрсәттеләр.
Бәйрәм Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм гимназия укытучылары җыр һәм биюләре белән аралашып барды.
Өлкәннәрне һәм юбилярны район һәм шәһәр хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйлаҗев Дамир Рашатович, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Каримов Миргасим Ильясович, мәгәриф идарәсенең профком комитеты рәисе Хасанова Рәмзия Миргасимовна тәбрикләде.Юбилярны үзе белән бергә эшләгән ветеран укытучылар,үзендә укып чыккан укучылар, мәктәпнең хәзерге коллективы котлады. Һәрбер музейның алтын фонды булган кебек, сез дә , Альберт Авзалович, безнең мәктәбебезнең алтын фонды,- диде үзенең тәбрикләү сүзендә,- гимназиянең директоры Рахманов Альберт Мөгәллимович.
К списку новостей






