Государственное автономное образовательное учреждение "Республиканский олимпиадный центр" Министерства образования и науки Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420036, г. Казань, ул. Социалистическая, д. 5 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | rocolymp@mail.ru, Gulnara.Islamova@tatar.ru, rebmc@mail.ru (бухгалтерия) |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ "РОЦ" МОиН РТ |
| Руководитель: | Исламова Гульнара Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
Новости Республиканского олимпиадного центра МОиН РТ
Татар әдәбиятыннан уку-укыту һәм белем күнекмәләрен камилләштерү җыеннары
Опубликовано: 10.12.2018Мәктәп укучыларының сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, республика олимпиадасының муниципаль һәм йомгаклау этапларында уңышлы катнашу юнәлешендәге әзерлекне тәэмин итү, татар әдәбияты өлкәсендәге кызыксынуларын арттыру, укучыны иҗади һәм интеллектуаль яктан үстерү максатыннан, 2018 елның 4 −7 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында татар телендә белем бирелә торган мәктәпләрдә һәм рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбитыннан уку-укыту һәм белем күнекмәләрен камилләштерү җыеннары узды. Җыеннарда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән 35 укучы катнашты. Программа укучыларның татар әдәбияты буенча булган теоретик белемнәрен гамәлдә куллана, үзе генә һәм коллективта иҗади эшләрне башкара алуга ирешү, төрле авырлыктагы олимпиада биремнәренә гадәти булмаган, иҗади юллар белән җавап эзләү күнекмәләрен булдыру күздә тотылып төзелгән иде. Белем бирү сәламәтлекне ныгыту һәм яхшы оештырылган ял шартларында шәхеснең һәрьяклы һәм өзлексез үсешен тәэмин итү юнәлешендә алып барылды.
Укучыларга татар әдәбиятыннан уку-укыту һәм белем күнекмәләрен камилләштерүдә Г.Ибраһимов исемендәге тел-әдәбият һәм сәнгать институты, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре ярдәм итте.
Белем алудан тыш укучылар төрле спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә, викториналарда актив катнаштылар.
Укучыларның алган белемнәре татар әдәбияты олимпиадалырының муниципаль һәм йомгаклау этапларында уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкинчелеген бирер дип ышанып калабыз.
К списку новостей













