Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Спортивная школа" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе "Спорт мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б |
| Телефон: | +7(843)-692-10-21 |
| E-Mail: | Atnya.Sport@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство спорта Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "СШ" Атнинского муниципального района |
| Тип УДО: | Спорт |
| Руководитель: | Сафин Ринас Мансурович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 312 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Спортивная школа" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе "Спорт мәктәбе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
12.10.2019 12.10.2019

12 октября 2019 года на базе спортивной школы «САБА-АРЕНА» прошел 3 этап Личного Кубка РТ по бадминтону. В соревнованиях приняли участие более 57 участников из пяти районов. Соревнования проводились в дружеской и теплой атмосфере. По результатам соревнований Насуртдинова Дина Динаровна заняла 3 место. Тренер Гараев Фаиль Ахметсафович. Поздравляем тренера и нашу спортсменку с победой, желаем крепкого здоровья и новых спортивных результатов.
2019 елның 12 октябрендә «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе базасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогы ярышының 3 нче этабы узды. Ярышта биш районнан 57 дән артык катнашучы катнашты. Ярышлар дустанә һәм җылы атмосферада үткәрелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Насуртдинова Динә Динар кызы 3 нче урынны яулады. Тренеры Гәрәев Фаил Әхмәтсафа улы. Тренерны һәм спортчыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм яңа спорт нәтиҗәләре телибез.
-
14.05.2019

Информация о Телефоне Доверия для детей и подростков
ПОМОЩЬ ПО ТЕЛЕФОНУ ДОВЕРИЯ
ОКАЗЫВАЕТСЯ КРУГЛОСУТОЧНО, АНОНИМНО И БЕСПЛАТНО!
8-800-2000-122
-
Шахмат ярышы 04.02.2019

03 февраль көнне АШЫТ мәдәният-спорт үзәгендә егетләр һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча спорт мәктәбе беренчелеге ярышы узды. Ярыш районда шахмат төрен популярлаштыру, сәлатле уенчыларны сайлап алу, укучылар арасында дуслыкны ныгыту максатыннан үткәрелде. Барлык уенчылар да лаеклы катнаштылар. Уен нәтиҗәләре буенча кызлар арасында 1 урынны Мифтахова Азалия, 2 урынны Ахметова Азалия, 3 урынны Гарипова Инзиля, егетләр арасында 1 урынны Каримов Камиль, 2 урынны Шарафиев Самат, 3 урынны Баязитов Камиль яуладылар.
-
Ярыш нәтиҗәләре 07.01.2019

2019 елның 07 гыйнвар көнендә АШЫТ мәдәният-спорт үзәгендә XIII укучылар спартакиадасы кысаларында укучылар арасында өстәл теннисы ярышлары узды. Барлыгы мәктәп һәм техникум белән 13 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны техникум, 2 урынны Олы Әтнэ мэктэбе, 3 урынны Бәрәскә мәктәбе алды, 9 еллык мәктәпләр арасында 1 урынны – Түбән Көек мәктәбе, 2 урынны-Олы Мәңгәр, 3 урынны – Яңа Шашы мәктәбе алдылар. Барлык җиңүчеләр грамота, медалләр белән бүләкләнделәр. 1 урын алган командалар Кубок яуладылар
-
Кыш Бабай призына корэш ярышы 27.12.2018

26 декабрь көнне Яңа Шашы мәктәбенең спорт залында гадәттәгечә елда уза торган 2004 нче һәм кечерәк егетләр арасында Кыш Бабай призына көрәш ярышлары узды. Ярышлар Таң авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һэм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ярдәме белән үткәрелде. Ярышта Әтнә, Биектау, Арча, Балтач районнарыннан 118 көрәшче көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча һәр үлчәү категориясендэ 1,2, 3 урын алган егетлэр медаль, грамота һәм акчалата бүләкләнделәр. Ярышта катнашкан һәрбер балага Кыш Бабай бүләкләр таратты.
-
Ярыш нәтиҗәләре 17.11.2018

17 ноябрьдә Арча районының Наласа мәктәбенең спорт залында 2005 елгы һәм аннан да яшьрәк көрәшчеләр арасында ООО АФ “Игенче” призына бәйге узды.Көрәшче егетләр 24, 28, 32, 36, 40, 44, 48, 52, 56, 60 кг авырлыкта бил алыштылар.
Әлеге ярышта Олы Мәңгәр авылыннан Ильяр Мөхәммәтшин 24 кглы авырлыкта көрәшүчеләр арасында – 2 урын, Олы Әтнәдән Илсаф Абдуллин 44 кглы көрәшчеләр арасында – 2 урын, Олы Мәңгәрдән Ранил Җиһаншин 48 кглы көрәшчеләр арасында – 3 урын, Көектән Ильмир Әскаров 60кгнан югары авырлыкта 2 урын алдылар.
Тренерлары – Руслан Сафин.
-
Ярыш нәтиҗәләре 12.11.2018

8 -11 ноябрьдә Аксубайда мини- футбол буенча Татарстан беренчелеге республика ярышы узды. Финал ярышында тренер Валиуллин Минтахир житэклэгэн Этнэ командасы 3 урынны яулап кайта. Җиңүче егетләребез: Баязитов Юсуф Илшат улы, Галиәхмәтов Илшат Илнар улы, Гыйлаҗев Рәсүл Илнур улы, Мөхәмәдҗанов Ислам Айрат улы, Рәхмәтуллин Камил Ринат улы, Садретдинов Ильяс Илнар улы, Солодков Эдгар Руслан улы, Төхфәтуллин Рәниф Раил улы, Хәйруллин Ислам Дамир улы, Хәйретдинов Ризван Азат улы.
-
Милли корэш ярышы 21.04.2018

Әфганстанда интернациональ бурычын башкарганда вафат булган Хәйруллин Зөлфәт Зөфәр улы истәлегенэ багышланган XII укучылар Спартакиадасы кысаларында егетләр арасында милли көрәш ярышы узды. Барысы 10 команда катнашты.
9 еллык мэктэплэр арасында ярыш нэтижэлэре:
1 командный урын - "Большеменгерская ООШ";
2 командный урын - "Нижнекуюкская ООШ";
3 командный урын - "Новошашинская ООШ";
4 командный урын - "Кушарская ООШ".
11 еллык мэктэп командалары арасында:
1 командный урын - "Коморгузинская СОШ";
2 командный урын - "Берескинская СОШ";
3 командный урын - "Кунгерская СОШ";
4 командный урын - "АСХТ им. Г.Тукая". Жинучелэрне котлыйбыз! Килэчэктэ зурдан-зур унышлар телибез!
-
1 урын 28.03.2018

27 март көнне, Арчада 2007 елгылар һәм аннан да кечкенәләр арасында мини футбол буенча ачык район беренчелеге узды. Безнең спорт мәктәбенең Минтаһир Вәлиуллин әзерләгән егетләр командасы бу бәйгедән 1 урын алып кайтты. Футболчыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
2 урын 28.03.2018

27 мартта Арча шәһәрендә 2004- 2005 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Безнең Әтнә спорт мәктәбенең тренеры Илдар Әхмәтов өйрәткән волейболчылар командасы 2 урын яулады. Котлыйбыз.











