Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | SNkuuk.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 33 учащихся и 13 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов и 1 воспитатель |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасы
Опубликовано: 01.11.2011
“Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында быел икенче мәртәбә үткәрелде.
Быелгы бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2011 нче елның 29 нчы октябрендә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде. Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайты "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә лауреат булды һәм диплом белән бүләкләнде.
"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минкина Гүзәлия Тәлгать кызы һәм “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина тәбрикләделәр.
К списку новостей












