• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Атнинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а
Телефон: +7(843)-693-32-21
E-Mail: SNkuuk.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнекуюкская ООШ"
Руководитель: Кадимова Сюмбель Муллануровна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 33 учащихся и 13 воспитанников
У нас учат: 12 педагогов и 1 воспитатель

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары

Хәтер көне

Опубликовано: 22.06.2013

Бүген 22 нче июнь. Лагерьда бүгенге көн Хәтер көне дип игълан ителде.

Июнь ае. Кызлар печән җыя.
Пакуслары очсыз-кырыйсыз.
Офыкларда – афәт балкышлары,
Кызлар, юкка бәхет юрыйсыз,
Карамагыз, кызлар, ул якка.    
Күз яшьләре көтә сезне таңда,
Аерылышулар көтә озакка.

1941 нче ел. 22 нче июнь таңы. Бөтен кеше татлы йокыда. Менә шундый тыныч иртәдә илебезнең чигенә дошман бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана. Көнебезнең беренче өлешендә бу темага бик күп сөйләшенде, сугышта булган әби-бабаларыбызны искә алдык, презентация  һәм кинофильм карадык.  Бүгенге көнебез матур, тормышыбыз җайлы икән – без аларга бурычлыбыз. Без алар белән горурланабыз. Ә инде алда безне Ашыт буена сәяхәт көтә иде. Максатыбыз балык тотып, табигатьтә уха пешерү иде. Бу фикерне барлык укучылар да хуплап алды, кармакларны, кирәк-яракларны алып, ямьле Ашыт буена юнәлдек.

Ашыт буе матур безнең
Тал-тирәкләре белән.
Җәен бигрәк ямьле була,
Сайрар кошлары белән.

Ә язын безнең болында
Ташу суы җәелә.
Әйтерсең лә, зәңгәр диңгез
Безгә кунакка килә.

Су янына ял итәргә
Киек казлар туктала.
Кыр үрдәге, челәннәр дә
Монда рәхәтлек ала.

Ерак юллар үтә-үтә,
Безгә килеп җиткәннәр.
Зинһар, тимәгез, аларга,
Безне сагынып килгәннәр.

Балык тотып, үзебез тоткан балыктан уха пешереп, җир җиләгеннән авыз итеп, вакытның ничек үткәнен дә сизми калдык. Барыбызның йөзендә дулкынлану хисе, чөнки иртәгә саубуллашу көне!!!



К списку новостей