Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеберескинский детский сад»Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422743, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Нижняя Береске, ул. Совета,д.3а |
Телефон: | 884369-33-4-50 |
E-Mail: | filsina71@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеберескинский детский сад" |
Руководитель: | Гатауллина Филсина Каримулловна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 33 воспитанника |
У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеберескинский детский сад»Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Ел хатын - кызында безнең тәрбиячебез! 14.12.2018
14 декабрь Күшәр мәдәният йорты. "Ел хатын - кызы. Ел ир - егете: хатын - кыз күзлегеннән" Республика бәйгесенең район турында "Хатын - кыз мәдәният һәм рухият" номинациясендә тәрбияче Шәрәфиева Алсу җиңү яулады.
-
Тәрбиячеләр өчен район семинары 27.11.2018
27 ноябрь көнне Дусым балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем бирүдә Федераль белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруда экологик белем бирүгә якын килү" темасына багышланган практик семинарда тәрбияче Залилова Айсылу катнашты.
-
Без зур сәхнәдә! 24.11.2018
Балаларыбыз Бәрәскә мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан оештырылган зур концертта катнаштылар. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Булачак артистлар менә шулай тәрбияләнә.
-
Көз кызы бездә кунакта. 26.10.2018
Бүген безгә кунакка көз кызы килде. Ул үзе белән безгә дусты яңгырны да алып килгән иде. Алар балаларны уйнаттылар, җырлаттылар, биеттеләр. Ә яңгыр явып үстергән кабакны бөтен төркемебез белән көчкә түтәлдән тартып чыгардык!
-
Бездә көзге бал. 25.10.2018
Бүген бакчабызда зурлар төркемендә көз бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмебезгә кунакка әти - әниләр дә килде. Көз бәйрәме әкият геройлары, яшелчәләр, күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. "Көзге шляпа" конкурсына йомгак ясалды. Балаларга дипломнар бирелде.
-
"Әдәп төбе - матур гадәт". 11.10.2018
Буген бакчабызда "Әдәп төбе - матур гадәт" дигән темага әдәплелек бәйрәме үткәрдек. Кунакка кечкенәләр төркеме балалары да керде. Бәйрәмебез ярыш формасында барды. "Яшелчәләр" һәм "Уенчыклар" командаларына бүленеп балалар әдәплелек кагыйдәләренә өйрәнделәр.
-
"Көзге шляпа" конкурсы 05.10.2018
Бакчабызда ике төркемдә дә әти - әниләр арасында "Көзге шляпа" конкурсы башланып китте. Нәтиҗәләр көз бәйрәмендә ясалачак.
-
"Көзге агач шундый да була" 26.09.2018
Нәни кулларыбыз белән кечкенәләр төркемендә тырыша тырыша агачка тосле яфраклар ясадык.Көзга агач болай да матур була икэн!
-
Көз иленә кунакка! 18.09.2018
Табигатькә көз килде.Без дә балалр белән көзнең барлык матурлыкларын, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтергә дип экскурсиягә юл тоттык....
-
Ата-аналар җыелышы. 05.09.2018
Бүген бездә ата-аналар җыелышы булып узды. Әти-әниләрне эш дәфтәрләре, УМКлар белән таныштырдык. Фельдшер Хакимуллина Рәзинәнең прививка, грипп, профилактика чаралары турында чыгышын тыңладык. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.