Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2023

Исәнме, саумы, сентябрь
Безнең яңа ел.
Синнән башлана тормышка,
Якты, яңа юл!
Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, вакыйгаларга бай булган белем бәйрәме узды. Быел 5 укучыбыз мәктәп укучылары сафын тулыландырдылар. Аларга укуларында зур уңышлар телибез!
-
Укытучыбыз бүләкләнде 01.09.2023

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәлиева Гадения Рахматулла кызы район Советының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Укытучыбызны чын күңелдән тәбриклибез, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Урок Мира 01.09.2023

Сегодня во всех классах прошли часы общения, тематические беседы посвященные Дню солидарности в борьбе с терроризмом.
-
Акция "Окна России" 21.08.2023

Укучыларыбыз 22 август- Россия флагы көненә багышланган "Окна России" акциясенә кушылдылар.
Учащиеся нашей школы присоединились к Акции «Окна России». Оформили окна домов, использованием рисунков, картинок, надписей, посвященных Дню Государственного флага Российской Федерации. #ОкнаРоссии2023.
-
Укытучыбыз бүләкләнде 08.08.2023

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәрәфетдинова Альфира Фәтхрахман кызына мәктәп администрациясенең рәхмәт хаты тапшырылды. Укытучыбызны чын күңелебездән тәбриклибез, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 30.05.2023

Мәктәбебездә узган уку елына, тәрбия эшенә нәтиҗә ясап чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Бәлигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы, полиция инспекторы Яруллина Резеда Рубис кызы да катнашты. Ул балаларны җәйге каникул яллары вакытында күзәтүсез калдырмаска, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, таныш булган кешеләр белән аралашмаска, кичке вакытта өлкәннәрсез урамда йөрмәскә, алкоголь, исерткеч матдәләрне профилактикалау турында сүз алып барды. Укучыларга үз-үзләрен тотышларына игътибар итәргә өндәде, күңелле яллар теләде.
-
Укытучыбыз бүләкләнде 25.05.2023

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле яшчәнлеге өчен Күшәр төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сибагатова Эльмира Гаяз кызы Әтнә районы мәгариф бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Укытучыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Укытучыбыз бүләкләнде 25.05.2023

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәмигуллина Резеда Хәмбәл кызы Әтнә район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Укытучыбызны тәбрик итәбез, алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2023

Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укучыларыбыз олы тормышка аяк басканда, әлеге кыңгырау аларның да , әти-әниләрнең дә укытучыларының да йөрәкләрендә озак сакланыр. Укучылар әти-әниләренә, укытучы апа-абыйларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Алга таба имтиханнар тапшырганда укучыларыбызга зур уңышлар телибез.
-
Остазларыбызны кунакка чакырдык. 23.05.2023

Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан мәктәбебез тормышына зур өлешләрен керткән остазларыбызны-пенсионер укытучыларыбыз һәм мәктәп хезмәткәрләрен кунакка чакырдык. Алар безнең белән очрашуга бик теләп килделәр. Бик җылы һәм күңелле очрашу булды.













