Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Файдалы очрашу 27.02.2017

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан килгән вәкил Галимҗанов Марат Рәфкать улы югары сыйныф укучыларына "Безнең техникум" темасына лекция укыды. Аның чыгышы бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды.
-
Рус теленнән ОГЭ 27.02.2017
Бүген 9нчы сыйныф укучылары имтиханнарына әзерләнү максатыннан Рус теленнән ОГЭ эшләре эшләделәр. -
Башлангыч сыйныфлар атналыгының 5 нче көне 27.02.2017

“Кызыклы грамматика” бәйгесендә “Туган тел” һәм “Туган авыл” командалары көч сынашып, “Туган авыл” командасы җиңүгә иреште. Һәр команданың иң тырыш укучылары да билгеләнде.
-
Математикадан ОГЭ эшләделәр 25.02.2017

9 сыйныф укучылары бүген математика фәненнән сынау ОГЭ эшләре үтәделәр.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгының 4 нче көне 25.02.2017

Бүген “Математик ралли”. Гөлнара Даниловна “ралли” сүзенә аңлатма биреп үтте һәм уен билгеле маршрут буенча барды. Күп очко җыйган команда җиңү яулап, финишка килеп җитте.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгының 3 нче көне 23.02.2017

Атналыкның з нче көнендә укучылар Ватанны саклаучылар көненә багышланган рәсемнәр ясадылар. Һәркем үз рәсемен күңел биреп иҗат итте.
-
"Аҗаган-2017" 22.02.2017

Елдагыча "Батырлык айлыгы" кысаларында мәктәбебездә Аҗаган хәрби-патриотик уены узды. Укучылар "Кызыллар" һәм "Яшелләр" командаларына бүленеп, хәрби-кыр шартларында көч сынаштылар.Нәтиҗәдә Садретдинов И. җитәкчелегендәге "Кызыллар" командасы җиңү яулады.
-
Татарча диктант 22.02.2017

Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәптә татарча тоталь диктант язу чарасы үтте.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгының 2 нче көне 21.02.2017

Бүген 21 февраль- Туган тел көне.”Теле барның-иле бар”исеме астында кичә үтте.Укучылар телебезгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар,ярыштылар. Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Туган тел көне 21.02.2017

Туган тел көненә карата яшь шагыйрь Ленар Шәехнең "Авылдан килгән мендәр" китабын презентацияләү кичәсе үткәрелде.
Шулай ук 21 нче февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы, авыл китапханәчесе тарафыннан “Халыкара туган тел” көненә карата грамматик КВН уздырылды.













