Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 8 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Detskiy.Kubyanskiy@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубянский детский сад" |
| Руководитель: | Ханафиева Лейсан Зульфаровна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Гасырларга барсын диеп, Аңа һәйкәл куелган, Халык мәхәббәтен салып, Исме ташка уелган. Әлеге сүзләр балалар яратып тыңлаган әкиятләр , шигырьләр иҗат иткән бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышлана . Аның туган көне уңаеннан "Шүрәледә кунакта" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрдек. Әлеге кичәбездә китапханәче Луиза апа Вафинада катнашты. 26.04.2017

-
Әйт әле ,Күбәләк, Сөйләшик бергәләп : .. Г. Тукайның "Бала белән күбәләк" әсәре белән таныштык. Үзенчәлекле ысуллар кулланып күбәләкне бизәдек, бик күңелле итеп сәхнәләштердек. 25.04.2017

-
"Семьеведение" проектын тормышка ашыру буенча республикакүләм педагогик укулар 20.04.2017

Тшрбияче Гатауллина Рафия Казан шәһәрендә узган республикакүләм педагогик укуларда булып кайтты. Педагогик укулар "Семьеведение" проектын балалар бакчаларында тормышка ашыруга багышланган иде.
-
Кайсы бала гына кибетче булып уйнарга яратмый икән. Гади генә булып күренгән кибетче һөнәренең дә үз серләре,нечкәлекләре бар. Кибетче һөнэре белән танышкач кибеткә сәяхәткә бардык. Озак еллар кибетче булып эшләгән Равия апа кибетче нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бирде. Кибетче- якты йөзле , тәмле сүзле булырга тиешлеген истә тотып уйнарга тырышабыз хәзер. 18.04.2017

-
Халкыбызның гореф-гадәтләрен балаларга да ойрәтергә тырышабыз. Нәүрүз бәйрәме аның үзенчәлекләре турында әңгәмә уздырдык, кайчан үткәрелүе турында белдек. Әлеге бәйрәмдә халкыбызның уйнаган уеннарын бергәләп уйнадык. 25.03.2017

-
Без һәрвакыт эзләнүдә! 21.03.2017

Бүген районда тәрбиячеләр семинары булып узды. Бик тә файдалы, актуаль темалар яктыртылды.
-
Тәҗрибәләр үткәрүне дәвам итүбез. 20.03.2017

Урамда әле табигать уянмаган, ә безнең төркемгә яз иртәрәк килер дип көтәбез. Агач ботакларын суга утырттык, инде яфрак ярасын күзәтә башласак та була...
-
Бакчабызда шаулап "Масленица" бәйрәмен уздырдык. Рус халык уеннарын уйдадык, биедек, җырладык ,коймак белән сыйландык. Рус халкының элеге бәйрәме турында күп яңалыклар белдек. 18.03.2017

-
Зурлар төркеме балалары белән ,тиздән кечкенәләр төркеменә әкият күрсәтергә уйлыйбыз. Тырышып- тырышып "Теремок" -әкиятен рус телендә өйрәнәбез. 15.03.2017

-
Суган утырттык 13.03.2017

Бүген суган утырттык. Тәрбияче апалар, суганны ничек утырту тәртибен,аннын бик тә файдалы яшелчә икәнен тагын бер кат сөйләп аңлаттылар. Суган утырту вакытында әти-әниләргә булышчылар арта инде...







