Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 13 |
Новостной блок
Спорт атналыгы кысаларында
Опубликовано: 25.02.201318 нче февральдән мәктәптә спорт атналыгы башланды. Дүшәмбе көнне 1-5 класслар чаңгыда ярыштылар. 4 класс укучысы Гиниятов Ильнар малайлар арасында беренче урын алды, кызлар арасында беренчелекне Шәмсиева Әдилә яулады. Сишәмбе көнне 9,10 класс малайлары ир укытучыларга каршы волейбол уйнадылар. 3/1 исәбе белән укучылар җиңде. Чәршәмбе көнне укучы кызлар хатын-кыз укытучыларга каршы волейбол уйнадылар. Шулай ук 3/1 исәбе белән укучы кызлар җиңде. Шулай булырга тиеш тә инде, укучың үзеңнән остарак һәм җитезрәк булырга тиеш. Шуның өчен укытабыз һәм өйрәтәбез бит аларны.
23 нче февраль көнне авылда “Кышкы Сабантуй” бәйрәме узды. Мәдәният хезмәткәрләре белән укытучылар һәм укучылар үткәргән ярышлардан һәркем канәгатьләнү хисләре алды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
К списку новостей













