Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 учеников./11 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Пенсионер география укытучысы Садыйкова Әлфинур Габделхәй кызы белән очрашу 28.10.2023

"Туып - үскән шушы җирнең ямен алыштырмый икән һичнәрсәң..." темасы астында пенсионер география укытучысы Садыйкова Әлфинур Габделхәй кызы белән очрашу булды. Чара бик мавыктыргыч узды
-
Шахмат ярышы 26.10.2023

Районда Спорт мәктәбе беренчелегенә 1-4 сыйныф укучылары арасында классик шахмат буенча ярыш узды. Безнең мәктәп командасы 2 нче урынга лаек булды.Җитәкчеләре Сафиуллин А.А.Шәхси беренчелектә Газимова Рүфинә, Нуриев Айнур призер булдылар. Аларны котлыйбыз!
-
Укучыларыбызны фильм төшерүдә катнашканннары өчен бүләкләделәр 26.10.2023

Нурихан Фәттах әсәре буенча төшерелгән "Кырык дүртнең май аенда" фильмында безнең укучыларыбыз да катнашты. Аларны бүләкләделәр. Шулай ук фильм төшерүдә ярдәм күрсәткәне өчен мәктәбебез директоры Хамидуллина И.В.на Татарстан Республикасы культура министры И.Х.Аюпова тарафыннан Рәхмәт хаты җибәрелгән иде. Аны Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы тапшырды
-
"Туган телем-иркә гөлем" шигырь укучылар бәйгесе 22.10.2023

Әтнә мәчетендә үткән "Туган телем-иркә гөлем" шигырь укучылар бәйгесендә 3 нче сыйныф укучысы Хәкимуллина Алисә (җит. Вәлиева М.Р.), 4 нче сыйныф укучысы Газимова Рүфинә (җит. Йосыпова Г.И.) грамота һәм истәлекле бүләкләр белән, 4 нче сыйныф укучысы Зарипова Ания (җит. Йосыпова Г.И.) диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Аларны котлыйбыз!
-
Мәктәбебездә "Алтын көз" бәйрәме үтте 20.10.2023

Мәктәбебездә "Алтын көз" бәйрәме үтте. Укучыларыбыз алып килгән эшләнмәләрдән күргәзмә оештырылды. 5-9 сыйныф укучылары арасында бәйге оештырылды. Бәйрәмгә килгән Ак аю укучылар белән рәхәтләнеп биеде.Бәйрәм бик күңелле үтте
-
"Милли хәзинә" кичәсе 19.10.2023

Укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру максатыннан, Сибгат Хәким музеенда “Милли хәзинә” дип исемләнгән кичә узды. “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән милли җәүһәрләр күргәзмәсе ( чиккән намазлыклар, сөлгеләр,өстәл һәм карават читләре, ашъяулык, читек,чүәк, милли түбәтәй, калфаклар) турында сөйләү читек, түбәтәй турындагы җырлар белән чиратлашты. Соңыннан укучылар, бик кызыксынып, калфак, түбәтәй, читек рәсемнәренә милли бизәкләр төшереп буядылар.
В целях ознакомления учащихся Кулле-Киминской школы с национальными сокровищами и их историями в музее Сибгата Хакима прошел вечер под таким же названием . Организовали выставку «Каждый орнамент - история моего народа» (вышитые молитвенники, полотенца, тюбетейки, калфаки, ичиги, национальные тапочки и др.),рассказали об их истории , слушали песни о калфаках. -
Терроризм - угроза XXI века 17.10.2023

Терроризм - угроза XXI века
-
"Татарча диктант" акциясе 14.10.2023

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм "Татарча диктант" акциясе узды. Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Әлеге чара кысаларында мәктәбебездә диктант язу оештырылды, анда теләгән барлык укучылар, укытучылар татарча диктантны ни дәрәҗәдә яза белүен тикшереп карый алды.
-
Үзидарә көне 05.10.2023

Укытучылар көне уңаеннан өлкән сыйныф укучылары дәресләр бирделәр. Укучылар үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар
-
Укытучыларыбыз өчен "Могҗизалар кыры" уены. Интеллектуальная игра "Поле чудес”в честь празднования Дня учителя 05.10.2023

Мәктәбебездә укытучылар арасында "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Уен бик күңелле үтте Аннан укучыларыбыз концерт куйдылар.












