Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 учеников./11 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Укытучыбызга Әтнә районы башкарма комитеты Рәхмәт хаты тапшырылды 25.06.2024

2024 нче елның 25 нче июнендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен укыту эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Гөлчәчәк Рөстәм кызы Әтнә районы башкарма комитеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
-
Укытучылар Сабантуенда ял итеп кайттык 25.06.2024

25 июнь көнне укытучылар өчен Сабантуй үткәрелде. Уеннарда катнашып, табигать кочагында ял итеп, концерт карап кайттык. Мәгариф һәм Мәдәният бүлегенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Укытучыбыз "Россия Федерациясенең атказанган укытучысы" исеменә лаек булды. 12.06.2024

Рус теле һәм әдәбияты укытучыбыз Сабирова Саймә Әхәт кызы "Россия Федерациясенең атказанган укытучысы" исеменә лаек булды. Аны кайнар котлыйбыз. Алда да уңышлар телибез!
-
Җиңел атлетика 01.06.2024

Укучыларыбыз бүген җиңел атлетика буенча ярышта булып, 1 нче урын яулап кайттылар. Алар дипломнар белән бүләкләнделәр һәм күчмә кубок белән кайттылар. Котлыйбыз!
-
Коллектив белән ял иттек 29.05.2024

2023-2024 нче уку елы уңышлы гына тәмамланды. Коллективыбыз белән ял итеп кайттык. Барыбыз да исән-сау булсак иде
-
Укучыларыбыз экскурсиядә булдылар 27.05.2024

Укучыларыбыз сыйныф җитәкчеләре белән табигатьтә ял иттеләр.
-
9 нчы сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2024

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды. Укучыларыбыз мәктәп белән саубуллаштылар Аларга төп дәүләт имтиханында уңышлар телибез!
-
Алдынгы укучыларыбызны котлап киттек 25.05.2024

Бүген линейкада алдынгы укучыларыбызны котлап киттек. Аларның алдагы елда да яхшы билгеләргә укуларын телибез!
-
Каюмов Айзат белән очрашу 22.05.2024

Бүген укучыларыбыз 4 бала әтисе Каюмов Айзат белән очраштылар. Ул - махсус операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм илтүче батыр егетебез. Шул катлаулы юллардан 14 тапкыр барганы турында укучыларыбызга сөйләде, аларның сорауларына җавап бирде. Аңа исәнлек-саулык телибез!
-
4 нче сыйныфта гаилә бәйрәме 21.05.2024

Бүген 4 нче сыйныфның сыйныф җитәкчесе Йосыпова Г. И. әти-әниләрне бәйрәмгә җыйды. Ул бик эчтәлекле итеп гаилә елы уңаеннан "Гаилә - сүнмәс учак " дип исемләнгән чара әзерләде. Бәйрәм укучыларга да, аларның әти-әниләренә дә бик ошады.












