Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Ачык дәрес 30.01.2015

Сингапур структурасын кулланып башлангыч класста укытучы Юсупова Г.И. ачык дәрес күрсәтте.
-
Ата-аналар җыелышы 26.01.2015

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре, ОГЭ һәм ЕГЭга әзерлек торышы буенча ата - аналар җыелышы узды. Җыелышта район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Марс кызы катнашты. Ул ОГЭ һәм ЕГЭ уздыру тәртипләре, кагыйдәләре белән таныштырды.
-
Татар теле укытучыларының район семинары 23.01.2015

Мәктәптә татар теле укытучыларының район семинары булып узды. Укытучылардан Хакимуллина Г.Г., Каюмова Р.Н. ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарга балалар шагыйрәсе, Татар язучылары берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, республика журналистларының “ Бәллүр каләм“ бүләге иясе Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова да кайтты. Очрашуны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сафина Р.Р. алып барды.
-
Кышкы спартакиада
12.01.2015
Укытучыларыбыз командасы кышкы спартакиадада катнашып беренче урын яулады . МОЛОДЦЫ!!!
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2014

Мәктәптә күңелле Яңа ел бәйрәме узды. Укучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
ЭРУДИТ- клуб интеллектуаль уенында икенче урын алдык 25.12.2014

ЭРУДИТ- клуб интеллектуаль уенында мәктәп командасы икенче урын яулады. Молодцы!!!
-
Президент Чыршы бәйрәме
22.12.2014
Президент Чыршы бәйрәме
21 нче декабрьдә Казанда Президент Чыршы бәйрәме узды. Бәйрәмгә мәктәбебезнең уку алдынгысы, бик күп олимпиадаларда , конкурсларда җиңүче, Шайдуллин Искәндәр барды .
Бөтен республикадан килгән балаларны башкалабызның истәлекле урыннары белән таныштырганнар, тәмле ризыклар белән сыйлаганнар, соңыннан Татнефтьаренада Яңа елга багышланган гаҗәеп тамаша күрсәткәннәр.
-
Математик рулетка 18.12.2014

Математика атналыгы кысаларында 5 нче класс укучылары "Математик рулетка" бәйгесендә көч сынаштылар.
-
Яңа елга әзерлек 17.12.2014

Укучылар Яңа елны каршыларга әзерләнә башладылар. Кар бөртекләре, чыршылар белән мәктәп бизәлде. Тышта кар сыннары ясарга кар тупланды.
-
Татар теленнән тест уздыру 17.12.2014

9 класс укучылары Мәгариф һәм Фән министрлыгы приказы нигезендә татар теленнән тест башкардылар.













