• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Атнинская детская школа искусств"/Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Әтнә балалар сәнгать мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б.
Телефон: +7(843)-692-11-67
E-Mail: atndshi@mail.ru
Министерство: Министерство культуры Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "АДШИ"
Тип УДО: ХЭН
Руководитель: Абдуллина Лейля Рустамовна
Год основания учреждения: 2006
У нас учатся: 281
У нас учат: 17

Все новости ОУ

Әфганчылар очрашты

Опубликовано: 15.02.2018

Бүген хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән солдат һәм офицерлар искә алына

15 нче февраль көнне районыбызның “Ашыт” спорткомплексында  әфган сугышы ветераннары белән очрашу булып узды. Очрашуда хакимият җитәкчелеге, Арча-Әтнә хәрби комиссариатының хәрби комисары Алмаз Борһанов та катнашты.Сәнгать мәктәбе укучылары катнашында бик матур концерт оештырылды.

Әтнә районы кечкенәләрдән санала, менә шул кечкенә генә районнан да Әфган сугышына 41 ир-егет киткән. Кызганыч, аның икесе – Олы Мәңгәр авылы егете Илдар Сафиуллин белән Күшәр авылы егетеЗөлфәт Хәйруллин исән килеш туган җирләренә кайта алмадылар. Әтнәгә, кечкенә генә районга, ике табут кайтты. Бу сугышның фаҗигасен Әтнә халкы үз җилкәсендә татыды. Әти-әниләргә Аллаһы Тәгалә үзе көч бирсен, бала хәсрәте мәңгелек.

Бүгенге көндә Әтнәнең әфганчылар отрядында йөри торган аяклы сугышчылар -39, йөри алмаганнары -11, сугыштан кайтып, шул яралардан терелә алмый мәңгелеккә китүчеләр- 9.  Җир җимертеп эшләрлек 11 ир-егет бүген җир кочагында ята. Сугышчан бурычын үтәүчеләргә мәңгелек дан... Урыннары оҗмахта булсын.

Әфган – йөрәк ярасы.  Менә шул хакта сөйләшәләр алар, очрашуга килгән әфган сугышы ветераннарының хатирәләрен яңарталар. Ә алар, ул хатирәләр, һәрчак йөрәктә. Елның-елында матур традицияләре бар бу ветераннарның. Бергәләп, сугышта вафат булучы сугышчан дусларының гаиләләрендә булып, әти-әниләре, туганнары белән очрашалар. Нигә кирәк инде бу фаҗигане яңарту, диючеләр дә булыр. Ялгышасыз.

- Менә шушы егетләрне күргәч, Зөлфәт кайтып кергән күк була...- дип каршылый аларны әти-әни. Илдарның туганнары да шулай диләр. Егетләребез хөрмәтенә чаңгы ярышлары уздыралар, мәктәпләре алар исемен йөртә. Кечкенә генә булса да, хөрмәт билгесе бу...

- Проблемалары да җитәрлек, төрле бусагаларны таптап карыйм, ахыр чиктә үзебезнекеләр бергәләп, бер-беребезгә булышырга тырышабыз...- ди районыбызның әфган сугышы ветераннар советы җитәкчесе Ленар Кәбиров.

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов та бу хакта сөйләде. Кичә, бүген ике районда яшәүче, вафат булучы Әфганстан сугышы солдатлары искә алынды.  Каберләренә зиярәт кылынды...- дип, хәрби комиссариат тарафыннан эшләнгән эшләр  барланды.

Укучылар сөйләве, әфганчылар чыгышы, җыр- бию күңелләрен азрак ачса да, йөрәкләре сызланадыр. Мөлдерәп тулган күзләр, яшереп кенә йөзне сыпырып алулар... әнә шул хакта сөйли. Онытмасак иде.



К списку новостей