Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Яз килде 01.03.2016

Март елмая
Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,
Тыштан миңа кояш елмая.
Март буранын күлләвекләр йота,
Эчтән генә күңел моңая.
Язгы кояш соңгы салкыннарны
Һәм җандагы карны эретә.
Тышка чыгып җырлыйсылар килә,
Тик мартның салкыны чеметә.
Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,
Чер-чер килеп уйный чыпчыклар.
Чыпчыклар да моңны тоя ахры,
Җырлап оча нәни кошчыклар.
Тәрәзәгә карыйм, март елмая,
Матур ла яз моңнар үргәндә!
Мин моңланам, җырлыйсылар килә,
Көчем арта язга кергәндә. -
Конкурс нәтиҗәләре 29.02.2016

"Сөйкемле шүрәле" конкурсында катнаштып III нче дәрәҗә лауреант исеме белән бүләкләндек.
-
Әниләргә бүләк ясыйбыз. 29.02.2016

Максат:Чәчәк өлешләрен түгәрәкләп кисеп, матур чәчәк кисәргә һәм ябыштырырга; чәчәк өлешләреннән бер бөтен матур рәсем төзергә өйрәтү. Якыннарына, туганнарына игътибар тәрбияләү, алар өчен бүләк әзерләү хисе, үз эш белән әнисен һәм әбисен шатландыру.
-
"Ел тәрбиячесе" 26.02.2016

Арчаның сәнгать мәктәбендә район балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр арасында "Ел тәрбиячесе" бәйгесе булды.
-
Сәламәтлекне саклау көне. 25.02.2016

-
Иртәнге аш вакыты 24.02.2016

Ашау әдәпләре
Ашарга утырган вакытыгызда, иң элек кулларыгызны юы- гыз вә яхшы сөртегез. Үзегездән олы кешеләр булганда, өстәл янына алардан элек утырмагыз.320 321 Аш янында берни белән дә уйнамагыз. Аш янында борыныгызны тартмагыз, чөмереп ашамагыз. Ризыкны зур-зур алмагыз, ашыкмагыз, яхшы чәйнәгез, кул вә киемнәрегезне буямагыз, башкаларның ашавына карап тор- магыз, күп ашарга гадәтләнмәгез, аштан күңелегез кайткан- чы туктагыз. Бу нәрсәләрнең сәламәтлек өчен файдасы күп икәнлеген үзегез дә белерсез. Чәй янында каймак вә майлы ашлар булса, киемнәрегезгә тамызмагыз, кулларыгызны майламагыз, майлы кулларыгыз- ны киемнәрегезгә сөртмәгез. Аштан соң кул вә авызларыгызны юыгыз, теш арасында бернәрсә калдырмагыз. Ризаэддин Фәхреддин
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! 23.02.2016
Хөрмәтле ир-егетләребез,улларыбыз,әтиләребез,бабайларыбыз!Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !Сезнең тормыш юлыгызда,Очрамасын киртәләр.Гел шатлыклар,гел бәхетләрАлып килсен иртәләр. -
Бәйрәм белән әтием! 20.02.2016

Кадерле әтиләребез!
Дөньядагы барлык яхшылыкны
Килә сезгә бүләк итәсе
Бәйрәмнәрдә генә түгел һәрвакытта
Килә сезне хөрмәт итәсе.
Сезгә булган олы хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә
Саулык – сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.
-
Саф һавада кышкы уеннар 19.02.2016

Максат: кар йомарламнары арасыннан йөрү, уен күнегүләрен өйрәнү, Җитезлек, осталыкны үстерү.
-
"Кыргый җәнлекләр тормышы" 18.02.2016

Максат: Балаларның кыр-гый җәнлекләр турында белемнә-рен гомумиләште-рү.
Бурычлар:
- кыргый җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияләү;
- аларның кайда яшәүләре, нәрсәләр белән тукланулары турында белемнәрен киңәйтү;
- кыргый җәнлекләрне тышкы кыяфәтлә-рендәге аерым билгеләренә карап танып белергә өйрәтү.









