Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Милли музей почмагы! 18.10.2019

Без үзебезнең балалар бакчасында кечкенә генә милли музей почмагыбызны булдырдык Анда халкыбызның борынгы көн-күреш әйберләреннән:бала бишеге, бала арбасы,читек,чабаталар,түбәтәй,калфаклар,самавыр,кулдан сугылган ,чигелгән сөлге-кашагалар, милли бизәкләребездән торган альбомнар,стендлар һәм башка бик күп әйберләр тупланды.Балалар монда туган илебезнең тарихи үткәне ,гореф-гадәтләре белән таныштылар.Бу почмак балаларга татар халкының милли киемнәре,матур йолалары,борынгы бәйрәмнәре белән якыннан танышырга ярдәм итә.
Үткәннәребезгә күз салсак, татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, күп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Без балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне хәзерлибез, чөнки милли рухта акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм физик тәрбия.
"Хәтерләүдән курыкма син,үткәнеңне онытма син!,Бел син ерак бабаңнарның ничек итеп көн иткәнен,нинди уйлар,нинди моңнар безгә калдырып киткәнен!"
-
"Көзге яфраклардан панно"-кисеп ябыштыру эшчәнлеге. 14.10.2019

Максат:Табигатькә карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү. Кипкән яфраклардан панно ясау күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итү. Балаларны фантазияләрен баету, башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерү теләге уяту
-
"Өлкәннәр тормыш бизәге" бәйрәм кичәсе. 10.10.2019
Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.Аларгадыр бөтен авырлык.Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,Я кояштан һәйкәл салырлык.Шатлык җыры илем күгендә.Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,Кошлар җырлый туган җиремдә,Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә! -
Бәйрәм күренешләре. 10.10.2019

-
Бәйрәм күренешләре. 10.10.2019

-
Өлкәннәр декадасы! 01.10.2019

Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын
Өлкәннәрнең көләч йөзе
Гел көләч булып калсын!!!
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тест! 30.09.2019

-
Спорт белән дус булыйк 21.09.2019

Сәламәтлек төшенчәсен
Һәркем аңлый үзенчә.
Ә мин уйлыйм – сәламәтлек,
Дөрес яши белүдә.
-
Кисеп ябыштыру шөгыле. 16.09.2019

Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе булып тора. Аларның төсле матур кәгазьләргә карап күңелләре күтәрелә, шулай ук кисеп ябыштыру техникасы балаларның кызыксынучанлыкларын арттыра. Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның сөйләм үсеше белән дә бәйләнгән. Балаларның сүзлек запаслары арта.Югары Аты балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да кисеп ябыштыру шөгылен үз итәләр.
-
Абдулла Алиш, "Сертотмас үрдәк әкияте" 16.09.2019

Абдулла Алиш әкиятләренең күбесендә хайваннар һәм кошлар, бөҗәкләр дөньясы сурәтләнә. Андагы хайваннар, кошлар, бөҗәкләр үзләренә хас табигый сыйфатлары белән бирелгәннәр. Иң кызыгы, аларда кеше харакетрында була торган үзенчәлекләрне дә күреп була. Һәм бу, үз чиратында, әкиятнең тәрбияви көчен үстерә, вакыйгалар һәм персонажлар турында фикер йөртеп, укучы үзе тиешле нәтиҗәне ясый ала. Мәсәлән, “Сертотмас үрдәк” әкиятендәге үрдәк йорттагы барлык серләрне сөйләп йөрүе аркасында һәлак була, башка хайван һәм кош-кортларны да куркыныч астына куя. Ярый әле, хуҗа ерткычлардан саклану чараларын алдан күрә, вакытында кайтып кереп, йортны һәләкәттән коткара. Әкияттә, нигездә, кошлар, җәнлекләр турында сөйләнсә дә, вакыйга реаль чынбарлыкка – кешеләр тормышына якын. Уяулык, сизгерлек, ил-йорт серен саклый белү – җаваплы һәм изге бурыч, намус эше дигән нәтиҗә ясала.









