Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Урнашбашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Орнашбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, дер. Урнашбаш, ул. Тукая, д.17 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsurnashbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Урнашбашский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Ахметова Фирдания Зиннуровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 5 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Урнашбашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Орнашбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Рәхәтләнеп шуып калыйк. 15.03.2016

Тиздән карлар эреп бетәр. Кояшлы матур көннәр җитәр. Ә без рәхәтләнеп таудан шуып калырга ашыгабыз.
-
Язгы табигатьне күзәтәбез. 14.03.2016

Язгы табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштык. Агачларны, һаваны, кошларны күзәттек.
-
ГТО нормалары. 12.03.2016

Һәркем ГТО нормаларын тапшырырга тиеш!!!
-
Кара каргалар- яз хәбәрчеләре. 11.03.2016

Туган ягыбызга яз хәбәрчеләре кара каргалар килде. Тиздән башка кошлар да кайтыр.
-
"Сөйкемле Шүрәле" бүләге. 10.03.2016

Безнең балалар бакчасы коллективы "Сөйкемле Шүрәле" конкурсының 1 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
-
Язгы витаминнар. 09.03.2016

Бүген без организмыбыз өчен кирәк булган язгы витаминнар турында сөйләштек. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасын ачыкладык. Бу витаминнарны еш кулланырга кирәклеге искәртелде.Витаминнар җитмәсә, төрле авыруларга тиз бирешәсең икәнен балалар бик яхшы аңлады.
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 04.03.2016

Бүген бездә кадерле әниләребезнең бәйрәме булды һәм "Җырлаоке" бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә әниләр бик теләп катнашты, җиңүчеләр билгеләнде. Балалар әниләрен матур җырлар, кызыклы биюләре белән сөендерде.
Сөекле әниләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Сәламәтлек,бәхет теләп
Бәйрәм белән котлыйбыз.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез. 03.03.2016

Тиздән 8 март бәйрәме җитә. Без әниләребезгә матур җырлар, биюләр өйрәнәбез.
-
Туган көнең белән, Хәят! 02.03.2016

Бүген Хәятнең туган көне. Без аны бу якты бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәт, бәхетле булып үссен.
-
Яз җитте. 01.03.2016

Барыгызны да язның беренче көне белән котлыйбыз.
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз,яз җитә.
Тәрәзәне ачтылар.
Тып,тып,тып итә
Эре-эре тамчылар.



