Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
"Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын" 15.10.2013

Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга – бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, хезмәт итәр өчен көч-куәт һәм илһам бирсен, кылган догаларыбыз кабул булсын! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы,кылган гамәлләрегезнең изге булуын һәм муллык телибез.
-
Республикакүләм мәктәп китапханәләре айлыгы 15.10.2013

Айлык кысаларында китапханәдәге китапларга ремонт ясалды, яңа китапларга күргәзмә уздырылды. Укучылар һәм укытучылар китапханәгә китаплар бүләк иттеләр. Укучыларның дәреслекләренә күзәтү ясалды, иң пөхтә укучылар билгеләнде.
-
Районный семинар участников Республиканского проекта «SаMоSтоятельные дети» 14.10.2013

11 октября во Дворце школьников прошел районный семинар участников Республиканского проекта «SаMоSтоятельные дети». В нем участвовали учащиеся нашей школы и педагог-организатор Гарипова В.Р.
-
Наркотикларга каршы көрәш айлыгы 12.10.2013

Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында «Наркомания турында гыйбрәт өчен» исеме астында мәктәпкүләм мероприятие узды. Анда участок полиция вәкиле Рәхимҗанов Рамил Гарифҗан улы катнашты.
-
Безнең команда - беренче! 12.10.2013

Армрестлинг буенча район күләмендә үткәрелгән ярышларда безнең укучыларыбыз бик матур чыгыш ясадылар. Мухаметшина Гөлгенә (7 кл.) - 2 урын, Валиева Сөмбел (7 кл.)- 3 урын, Султанов Инсаф (9 кл.)- 2 урын алдылар. Ә командабыз исә - 1 урынга лаек булды! Котлыйбыз! Молодцы!
-
Әкияттә кунакта. 10.10.2013

“Күңелле сәхнә” түгәрәгенә (җитәкчесе Шакирова Л.М.) йөрүче укучылар “Мәрьям һәм аю “ әкиятен сәхнәләштереп мәктәп укучыларына күрсәтте.
-
Наркотикларга каршы көрәш айлыгы 07.10.2013

Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы уздырылды.
-
Россиякүләм агач утырту көне. 05.10.2013

Россиякүләм агач утырту көнендә безнең мәктәп укучылары да, укытучылары да актив катнашты
-
Укытучылар көне белән, хөрмәтле коллегаларыбыз! 05.10.2013

Укытучылар көне белән, хөрмәтле коллегаларыбыз! Бәйрәм белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәргә язсын сезгә. Һәр таңны шатланып каршы алыгыз, сау –сәламәт булыгыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын!
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезнең хезмәт җирдә иң хөрмәтле
Сезнең хезмәт җирдә нур чәчә
Сез бик кирәк барлык кешеләргә;
Йөз яшәгез җирдә, мең яшә!
-
Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты 04.10.2013

Укытучылар көне уңаеннан 8 нче сыйныф укучылары әзерләгән бәйрәм концерты булды.



















