Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Дуслык көне 25.04.2015

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә "Дуслык көне" узды.Кыен чакта безгә ярдәмгә әти-әниләр,дуслар килә.Авырлыкларны бары тик бер-берең белән дус-тату,бердәм булганда гына җиңеп чыгып була.Укучылар дуслык турында мәкальләр әйттеләр,дуслык агачын бизәделәр. -
1 место в лично-командном Первенстве Арского муниципального района по армспорту 25.04.2015

Поздравляем!
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН. 25 апрель – Һәйкәлләргә юл 25.04.2015

Бөек Ватан сугышына бу җирлектән 461 кеше үзенең изге гражданлык бурычын үтәргә − туган илебезне фашистлардан азат итәргә киткән. Шулардан фәкать 167 кеше генә туган авылга әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән. Калганнары, ягъни 294 кеше Ватан өчен изге көрәштә киләчәк буыннарның якты киләчәге өчен корбан булганнар.
Каһарманнар истәлеген зурлап,
Күп җирләрдә һәйкәл калыкты.
"Туган илне уяу саклагыз!" − дип,
Ул чакыра гүя халыкны.
-
Тукай көннәре дәвам итә. 25.04.2015

Мәктәбебездә Тукай көннәре дәвам итә. Район күләмендә дә бөек шагыйребезнең тууына 129 ел тулуга багышланган иҗат конкурслары бара. Анда безнең мәктәптән 3 нче класс укучысы Камалова Айсинә дә чыгыш ясап, район мәдәният җитәкчесе кулыннан сертификат алып кайтты.
-
Викторина 25.04.2015

“Син Тукайны беләсеңме?" исеме астында, 5 – 9 нчы класс укучылары белән Г.Тукай иҗаты, тормыш юлына багышланган викторина үткәрелде. Викторина барышында укучылар үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәттеләр, шагыйрьнең шигырьләрен төрле юллары һәм рәсемнәре аша таный белделәр. Җиңүчеләр дә билгеле: 5 класстан Шакиров Илсаф, 8 нче класстан Җиһангиров Алмаз һәм Сафиуллина Ралинә.
-
24 апрель – Игелекле эшләр көне. 24.04.2015

24 апрель – Игелекле эшләр көне. Көннең девизы:
“Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,
Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.”
Безнең янәшәбездә генә көннәрен һәм төннәрен сызланулар белән үткәрүче күпме инвалидлар, ата-ана назыннан мәхрүм калган ятимнәр, картлык көннәрен ялгыз кичерүче әбиләр һәм бабайлар. Алар барысы да безнең ярдәмебезгә, кайгыртучанлыгыбызга мохтаҗ. Шуңа күрә һәркайсыбыз йөрәге чакыруына колак салырга, игелекле эшләргә вакыт табып, игътибарлылык, шәфкатьлелек күрсәтергә тиеш. Без дә авылыбыздагы сугыш һәм хезмәт ветераннарына, ялгыз яшәүче әбиләргә булышлык күрсәтәбез.
-
Г.Тукайга-129 ел 24.04.2015

Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары Габдулла Тукай туган көннәрдә аның шигырьләрен,әкият-мәсәлләрен укыдылар."Без Тукайны беләбезме?" дигән сорауга җавап эзләделәр.
-
Тукай көннәре 24.04.2015

Мәктәбебездә Тукай көннәре кысаларында төрле чаралар үткәрелеп килә. Класс сәгатьләрендә укучылар шагыйрьнең тормыш мизгелләре турында видеофильм карадылар, Габдулла Тукайның иҗатын искә төшерделәр, белем-күнекләләрен яңа мәгълүматлар белән тулыландырдылар. Башлангыч класс укучылары “Могҗизалар кырында” булып, аның тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен сынап карадылар. Сораулар шагыйрьнең “Исемдә калганнар” әсәре буенча төзелгән иде. Әлбәттә, укучылар сынатмадылар.
-
Белем бирү сыйфатын бәяләү мониторингы. 24.04.2015

Бүген 4 нче класс укучылары Республика күләмендә үткәрелгән белем бирү сыйфатын бәяләү мониторингында катнаштылар һәм математикадан йомгаклау эшен эшләделәр.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН 23.04.2015

Мәктәбебездә “Язгы изгелекләр атнасы” дәвам итә. Бүген “Мәрхәмәтле сүзләр” көне. Көннең девизы шундый:
Мәрхәмәтле булыйк олыларга
Миһербанлы булыйк кечегә.
Яхшы сүзебезне кызганмыйк без
Дөньядагы һәрбер кешегә.
Башлангыч классларда “Син ягымлы сүзләр беләсеңме” дигән темага тәрбия сәгатьләре, 5- 7 нче классларда “Мәрхәмәтле булыйк!” 8 – 9 нчы классларда “Ягымлы сүзләрне еш әйтәбезме?” дигән диспутлар үткәрелде. Әңгәмәләр барышында шулай ук табигатькә, хайваннарга да мәрхәмәтле булырга кирәклеге әйтелде. Табигатьне пычратмас өчен без нәрсәләр эшләргә һәм нәрсәләр эшләмәскә кирәклеге турында сөйләшенде.Әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, иптәшләребезгә ягымлы сүзләрне ешрак әйтергә кирәк, табигатьне саклау- безнең изге бурычыбыз дип йомгак ясалды.



















