МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте!
Опубликовано: 29.12.201127декабрь көнне мәктәптә Яңа ел тантаналары узды. Бәйрәмнәр өч группа балалар өчен оештырылды. Иртән башлангыч класс укучылары өчен Кыш бабай, Кар кызы катнашында тамаша оештырылды.Кыш бабай әти-әниләргә укуда һәм хезмәттә зур уңышларга ирешкән балалары өчен мактау кәгазьләре, укучыларга бүләкләр тапшырды. Укучылар Кыш бабайга матур җырлар, дәртле биюләр бүләк иттеләр, төрле уеннар күрсәттеләр.
13 сәгатьтә 5-7 класс укучылары елка бәйрәмеоештырылды. Бу группада, гадәт буенча, укытучылар һәм укучылар бәйрәм тамашасы оештыра. Быел да тарих укытучысы Р.Р.Хакимзянова, педагог-организатор Г.Д.Касимова,татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Т.Ахмадуллина укучыларның арасында булдылар, тамашаны оештырып йөрделәр.
Кич белән8-9 класс укучылары өчен маскарад оештырылды. Ул акрын гына дискотекага әйләнде. Укучылар бәйрәмнәрдән бик канәгать булып кайтып киттеләр.
К списку новостей












